Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Журналист һөнәр алыштыра

Абзый, ярдәм ит әле?!

Әлмәтне автоледилар басып алды, хатын-кызларны аеруча өнәмиләр кебек, юлда йөрүчеләр арасында теләктәшлек дигән нәрсә дә югалып бара... Әллә ялгышабызмы? Менә шуны ачыклау теләге "Әлмәт таңнары" журналистларын юл чатына чыгарга мәҗбүр итте дә инде. Без яңа эксперимент уздырып карадык.

Баш мөхәррир бүлмәсендә чираттагы "планерка" вакытында берара сүз чыгып, бу темага журналистлар белән бәхәсләшеп тә алган идек әле. Кемдер шоферлар һәрвакыт теләктәшлек күрсәтә дисә, берәүләр андый изге ниятле кешеләрнең калмавын, аннан соң тукталыш ясауның куркыныч та булуын әйтте. Сүз артыннан сүз китеп, тәмам буталып беттек ул чагында. Бәхәсне чишәр һәм төер булып утырган шиктән котылу өчен әлеге экспериментны уздырырга карар кылдык. Максатыбыз - Әлмәт шоферлары арасындагы теләктәшлек, үзара ярдәмләшүнең ни дәрәҗәдә икәнлеген барлау.Шулай ук аларның руль артындагы хатын-кызларга мөнәсәбәтен дә беләсе килде. Бу сорауларга җавап эзләп, тарткалаша торгач, көзнең шыксыз бер көнендә, без фәкыйрьләрегез - маҗара яратучы Рәдифә һәм тиктормас Филүзә, машиналарыбызга утырып, Әлмәт читенә разведкага чыгып басканны сизми дә калдык. "Теләктәшлек булмаса, хәләл җефетләргә шалтыратырбыз, ярдәм итүчеләр табылса, курыкмыйча Әлмәт шоферларының миһербанлы булуларын язып чыгарбыз" дип алдан сүз куешырга да онытмадык...

Филүзәдән - тишек тәгәрмәч кыйссасы

Беренче экспериментның асылын алдан ук хәстәрләдек. Фантазияне эшкә җиккәч, кеше ышандырырдай әкият тә оешты: хихылдап көлешкән арада беренче тәҗрибәгә "Филүзәнең тәгәрмәче тишелгән" дигән баш исем дә куйдык әле. Ә заманча әкиятнең эчтәлеге болайрак иде: "Борын-борын заманда ике дус Чирмешәннән Чаллыга юлга чыккан, ди. Әлмәткә эш белән кереп чыгасы да иткәннәр. Ләкин шул вакытта тимер ат тәгәрмәченең тыны чыгарганын күреп, кызлар юл кырыена туктап, ярдәм сорарга булган. Запас тәгәрмәч тә, тын кертү насосы да юк икән, имеш. Торалар икән болар шулай юл чатында..."

Билгеле, тәгәрмәчнең тынын алдан үзебез чыгарып куйдык. Ә мин - Филүзәгез, гомумән, машина һәм юл кагыйдәләре турында берни дә белешмәүче җилбәзәк "блодинка" роленә кердем. Ә нигә, андый кызлар юл кагыйдәләрен белмәсәләр дә, ничектер рульгә утырып йөрү хәстәрен күрәләр бит?! Хәтерлим, үзем дә машина руле артына мөстәкыйль чыгып утырганчы, тимер атны иярләгән берничә дустыма шалтыратып, киңәш сорыйсы иткән идем. Берсе тизлекне арттырма, һәрвакыт аварийкаларыңны кабызып йөр дип гаҗәпләндерсә, икенчеләре "чәйнүк" билгесен бөтен машинаңа ябыштырып чык дип шаярткан иде. Ә менә икетуган апамның кызларның колагын иркәләрдәй киңәше акылга шактый озакка сеңеп калды: "Машинаңда кимендә ике төрле кызыл иннек йөрт. Югалып калган вакытта тәрәзәңә карап иннек сөртерсең. Хатын-кызларга моннан да отышлырак юл кагыйдәсе юк!"

Менә шуларны искә төшереп, килешсә-килешмәсә дә иренне кызартып ярдәм сорап торам хәзер. Рәдифә фотоаппараты белән аулак җирдә мине күзәтә. Яннарына хәләл җефетләрен утырткан дәү машинадагы ирләрнең туктамаячагы көн кебек ачык инде. Хатын-кыз шоферлардан да әллә ни көтеп булмый (андыйлар, ай-һай, күп икән, һәр икенче машинаны гүзәл зат иярләгәнен чамаладык). Бөтен өмет ялгыз шоферларда булуын 20 минутлап юл чатында ярдәм сораучы бичара шофер булып, борынны юешләткәч кенә аңладык.

Рәдифәдән яңа команда алдым: "Кулыңны күтәрмәсәң, берәү дә туктамаячак!" Ике секунд узды микән, яныма тәгәрмәчләрен сыздыртып бер зур джип (чит илнеке түгел, үзебезнең Ульян каласында чыга торганы) килеп тә туктады. Үзен Павел Константинович дип таныштырган ир эшнең нидә икәнлеген тиз аңлады. Насос та, домкрат та, запаска да юклыгын белеп, үзенең машинасы белән шиномонтажга барырга тәкъдим итте, рәхмәт яугыры. Баксаң, үзенең хатыны да автомобиль йөртә, еш кына безнең "хәлдә" калгалый икән. Без хакыйкатьне аңлатасы булыр инде дип күз кысышканда, изге шофер үз домкратын машинасыннан чыгара башлаган иде инде. Җитди иргә газета журналистлары булуыбызны аңлатудан башка чара калмады. Рәхмәтләр әйтеп, Павел Константиновичны озатып калдык. Әһә, бездә чын ир-атлар бар икән әле!

Экспериментны дәвам иттек. Әлмәт "капкасы" төбендә машиналар выжлата гына, тик туктарга ашыкмыйлар гына бит. Йөземнән елмаю качып, өметләр өзелеп, сытык тәгәрмәчне беркем дә кабартып бирмәслегенә төшенә башлаганда, янә бер шофер туктады. Динар дип таныштырган егеткә автомат рәвештә тын кертә торган насосны чыгарып бирәсе иттек. Янәсе, куллана белмибез. Җитез булып чыкты! Без аның турында сорашкан арада, тәгәрмәчебез тынлы да булды. Динарга исә чын дөресен әйтеп, күңелен төшермәскә булдык.

- Минем хатыным да гел юлда. Ул да шулай бәлагә тарырга мөмкин бит. Гүзәл затларның зур юлларда йөрүен өнәп бетермәсәм дә, замана темплары машина булуны таләп итә шул, - диде "Чаллыга" кадәр имин юллар теләп яңа танышыбыз.

Кыскасы, күңел күтәрелде - беренче эксперимент уңышлы узды. Кыек атып, туры китергән дигәндәй, тәгәрмәч белән чыннан да шундый бәла генә булмасын инде хәзер. Колач җәеп ярдәмгә ташланучы шоферлар әллә ни күп түгел, ләбаса.

Рәдифә: "Суны кая салырга?"

Җете кызыл машинага да игътибар көттереп кенә булгач, минем "күргәне әз калган" ундүртлегә "кычкырып торган" урын таба алмый озак урадык Әлмәт боҗраларын. Әйтергә кирәк, әгәр дә чынлыкта да ватылып калсаң, эшләр харап - автомобиль туктатырлык бер генә чиста урын да юк! Нәтиҗәдә, Шевченко урамы очында, шәһәргә керә торган юнәлештә басарга уйладым. Бу юлы да бөтен хатын-кызлыгыбызны эшкә җиктек, бары тик Филүзә белән урыннарны гына алыштык. Мин - автомобиль йөртүче, Филүзә - юлдашым, димәк, фотоаппарат та аның кулында.

Башта машина "ватылганлыкка" җитдирәк сәбәп эзләп маташсак та, инструментлар белән эш тәҗрибәсе булмаганга чираттагы бер мифны тудырдык: янәсе, пыяла юа торган бакка су салырга кирәк, кайда икәнен белмибез.

Капот астына күз салучыларның искәргәннәре бардыр - андагы бихисап тимер оясында ике савыт бар. Белмәгән кешегә кайсы суныкы икәнен аеру җиңел түгел. Автомобиль йөртү таныклыгы алгач та, башка авылга кайтып сусыз калгач, иремне шулай аптыратып торганым әле дә хәтердә.

Ситуациянең дөреслеген дәлилләү өчен бер шешә туңмый торган сыеклыкны да чыгарып куйдык автомобиль каршына. Авария сигналын кабызып, капотны ачарга, юлда озын-озак тормастан, кулны күтәрергә дә онытмадым.

Торам шулай, мыегым да селкенми. Машиналар уза тора, тирә-яктагы бушлык кына бераз күңелне тырный - ул-бу була калса, кычкырсаң да ишетмәячәкләр! Туктап ярдәм итү түгел, ачуларын кайтарып кыйнап китәргә дә күп сорамаслар! Язып-күрсәтеп торалар ич - олы юлларда автомобильләре белән кешеләр югала, безнең кебек "ватылып" торучыларны изеп китү очраклары да юк түгел. Ходай күрәчәкле итмәсен!

Ә машиналар һаман уза да уза... Әллә машинамның кыяфәте артык кызганыч тоелды, әллә үзем - килеп туктады бит бер "буханка". Йөртүчесе дә, пассажиры да йөгереп килде.

- Безгә сыеклык сала торган савытны күрсәтегез әле? - дим, бик җитди кыяфәт чыгарып.

Юлчылар көлешеп бер-берләренә карашып алдылар да берсүзсез үзләре үк бакны ачып сала да башлады.

Үзем көлмәскә тырышам, үзем сорауларымны яудырам:

- Сез һәрвакыт шулай туктыйсызмы? Хатын-кызларга гына ярдәм итәсезме? Ир-атларга дамы?

- Ничек инде булышмаска, үзебез дә гел юлда ич, - ди юлаучылар.

Егетләр үзебезнең нефтьчеләр булып чыкты. Мондый мөлаем, акыллы, игелекле затларга юлыккач, үзебезнең журналистлар икәнебезне әйтми булдыра алмадык. Хезмәтебезне үзләренчә югары бәяләделәр, материалны, һичшиксез, укыячакларын әйтеп, исән-имин йөрүебезне теләп кузгалдылар.

Әллә аларның аяклары җиңел булды, әллә капотның ачык торуы ярдәм итте, Шевченко урамы чатында басып торган ярты сәгать арада тагын берничә автомобильче туктады. Тагын да туктарлар иде дә, тәрәзә югыч сыеклык бетеп китте.

Нәтиҗәдә...

Бөтенләй үк кешелексез түгел икән Әлмәттә автомобиль йөртүчеләр. Дөрес, араларында вакыт юклыкка сылтап, яки янәшәдә утырган хатын-кыз юлдашларыннан шикләнеп, туктамыйча узучылар булса да, кече җанлы, ярдәмчел, хатын-кызларны хөрмәтли һәм кызгана белә торган шоферлар бар бездә.

Шулай да, юл газабы - гүр газабына әйләнмәсен өчен берничә киңәш бирәсе килә:

  • Юлга кузгалганчы, автомобильнең төзеклеген тикшерү хәерле - ни булмас?!
  • Багажникта кирәкле кораллар, иң мөһиме, запас тәгәрмәч, домкрат, насос, кирәкле сыеклыклар, авария билгесе, аптечка, су һәм чүпрәк булырга тиеш.
  • Ватыла калган очракта кагыйдәләргә туры китереп, тиешле билгеләрне куярга, юлчыларның үзләре туктаганын көтеп тормый кул күтәреп ярдәм сорарга.
  • Капотны ачып кую автомобильчеләрнең игътибарын тизрәк җәлеп итә.
  • Яныгызда һәрвакыт тулы зарядкалы телефон, ярдәмгә килә торган хезмәтләрнең номерлары булсын - бушка булмаса да, түләүле ярдәмгә килми калмаслар, шәт.

Филюзә ХӘМИДУЛЛИНА

Рәдифә НОГМАНОВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса