Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Татарстанда "Газель" зур тизлектә "Камаз"га бәрелгән мизгел телефон камерасына эләккән

Яшел Үзәндәге фаҗига урынында 22 яшьлек машина йөртүче һәлак булган.

“Татар-информ” агентлыгында Татарстанның Яшел Үзән районында 22 яшьлек йөртүче һәлак булган авариянең беренче минутларының телефон камерасына эләккән видеоязмасы барлыкка килде.

  • Кичә Яңа Тура бистәсе янында 22 яшьлек йөртүче утырган “Газель” юл хезмәте “Камаз” машинасына зур тизлектә барып бәрелгән иде.

Бәрелешүдән “Газель” кабинасы металл өеменә әверелгән. Яшь ир-ат машинасында кысылып калган.

Юл транспорт һәлакәте урынына килгән коткаручылар машина йөртүчене чыгарган. Әмма аның гомерен саклап кала алмаганнар, ул һәлакәт урынында үлгән.
 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса