Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Мәскәү-Уфа трассасында авария

Юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән. Зыян күргән алты кеше хастаханәдә.

Мәскәү-Уфа трассасындагы ике кешенең үлеменә китергән авария урыныннан фотолар пәйда булды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы иртәнге алтылар тирәсендә Казан-Чаллы трассасының 16нчы чакрымында «Форд Транзит» пассажир микроавтобусы һәм «Валдай» автомобиле бәрелешүе хакында хәбәр иткән иде.

Авария нәтиҗәсендә ике кеше шунда ук һәлак булган. Тагын алты кешене Алабуга Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр. Зыян күрүчеләрнең икесе бик авыр хәлдә.

 

Башлангыч фаразларга караганда, «Форд» микроавтобусы шоферы, идарәсен югалтып, юл читендә туктап торган «Валдай» автомобиленә килеп бәрелгән.

Авария булган урында тикшерү төркеме эшли. 

Фото: ГУ МЧС по РТ

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X