Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт-Мөслим юлында авария [+ФОТОЛАР]

18 мартта төштән соң икенче яртыларда Әлмәт-Мөслим юлында авария булды.

Әлмәттән Мөслим ягына таба баручы ЛАДА 111830 (Калина) автомобиле шоферы (1999 елгы) куркынычсыз тизлек режимын сакламыйча, руль белән идарә итүне югалта һәм каршы як полосага чыгып, ОПЕЛЬ КОРСА белән бәрелешә (шоферы 1993 елгы). 
Нәтиҗәдә Калинада алгы утыргычта баручы 1995 елгы пассажир хатын-кыз имгәнүләр белән медсанчастька озатыла, нейрохирургия бүлегенә салына. ОПЕЛЬ КОРСА шоферы да зыян күрә. Аңа медсанчастьта амбулатор дәвалау билгелиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X