Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Чаллыда ике машина бәрелешеп, өч кеше имгәнгән

Һәлакәт кичә Моторная урамында булган.

Чаллыда ике автомобиль бәрелешеп, өч пассажир имгәнгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 54 яшьлек ир-ат идарә иткән “Лада Ларгус” белән 51 яшьлек хатын-кыз идарә иткән “Киа Соренто” бәрелешү турындагы хәбәр килгән.

Һәлакәт урынына килгән 54нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәткән һәм җимерелгән автомобильләрнең аккумляторларын сүндергәннәр.

Юл-транспорт һәлакәтендә ”Лада” автомобиле пассажирлары зыян күргән. Бигрәк тә 51 яшьлек хатын-кыз күпсанлы имгәнүләр алган.

“Лада”ның калган ике пассажиры - 30 яшьлек һәм 61 яшьлек хатын-кызлар бәрелеп имгәнгән һәм баш мие селкенгән. Зыян күрүчеләрне Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

 

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса