Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызнамә

Бүген эмоцияләр белән сак булыгыз!

27 июльгә йолдызнамә

Кучкар
Башыгызда кызыклы идеяләр туар, әмма иске уйлардан арыну җиңел генә бирелмәс. Артык үҗәт булмагыз, һәрнәрсәнең үз вакыты - шуны онытмагыз.


Үгезбозау

Энергиягез көчле, идеяләр һәм теләкләрегез ташып тора. Сез күтәрелү чоры кичерәсез. Әмма бик зур планнарыгызны ахырга җиткерү җиңел генә бирелмәячәк.

Игезәкләр
Иң мөһиме - партнерлык мөнәсәбәтләре. Вакыйгалар үз агымы белән барса, иншалла, барысы да уңай булачак. Партнерыгызга басым ясарга тырышмагыз - бернигә дә ирешә алмаячаксыз.

Кысла
Көнне бәрәкәтле итеп үткәрергә тырышыгыз. Активлыкны арттыра төшәргә туры килер - өстәмә эш күбәер. Игътибар үзәгендә - матди мәсьәләләр.

Арыслан
Әйләнә-тирәгездә барган вакыйгаларны күзәтегез, бернигә дә кысылырга кирәкмәс. Сездә үз-үзегезне куркынычсыз итеп тою хисе җитеп бетми.

Кыз
Үзгәрешләр җилен нык сизәрсез. Эш буенча иптәшләрегезнең кайбер сыйфатларына бәя бирү мөмкинлеге килеп туачак. Алар белән алга таба эш итәргәме-юкмы икәнлеген хәл итәргә туры килер.

Үлчәү
Кичә башлаганны дәвам итү яхшы булыр. Гаилә, йорт беренче урында. Гаилә өчен файдалы эшләр белән мәшгуль булыгыз. Бу үзара мөнәсәбәтләрдә үзен сиздерми калмас.

Чаян
Сез үз шәхесегез тирәсендәге вәзгыятьтән хәбәрдар түгел. Башыгызда кызыклы идеяләр җитәрлек, әмма иске уйлар аларга урын бирергә ашыкмый.

Укчы
Өлкән буын туганнарыгыз белән күңелсез сөйләшүләрдән ераграк торыгыз. Эштә сезнең акыл сәләтләрегезгә югары бәя бирәләр. Шуңа да махсус заданиедән баш тартмагыз.

Кәҗәмөгез
Кирәгеннән артык активлык эш сәләте кимүгә, кәеф төшенкелегенә китереп җиткерергә дә мөмкин.

Сукояр
Бүген булган үзгәрешләр сезнең өчен кулай гына. Алар якын араларда актуаль булачак темага ачыклык кертәчәк. Көчегезне шуңа юнәлтә аласыз.

Балык
Бүген теләсә кайсы өлкәдә актив булу зарур. Партнерларыгыз белән уй-фикерләрегезне уртаклаша аласыз. Тормыш мөнәсәбәтләрне тамырдан үзгәртү мөмкинлеге бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса