Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызнамә

30 июньгә йолдызнамә

Бүген яңа эш башларга киңәш ителми.

Кучкар.

Чираттагы популяр диетаны үзегездә сынап карыйсыгыз килсә, башкаларның бу турыда ни язганын укыгыз. Аның сезгә бөтенләй дә туры килмәве ихтимал.

Үгезбозау.


Бүген сезгә үлән чәйләре, сок, компот эчү файдалы. Организмыгызга күбрәк сыеклык кирәк.

Игезәкләр.


Юлда сак булыгыз. Бу шулай ук җәяүлеләргә дә кагыла. Юл аркылы чыкканда телефоннан сөйләшмәгез.

Кысла.


Камыр ризыкларыннан баш тарту хәерле. Клетчаткасы күп булган үсемлек ризыкларына өстенлек бирегез. Мөһим мәсьәләләрне хәл иткәндә төгәллек кирәк.

Арыслан.

Туганнарыгыз белән хәбәрләшү хуплана. Сәламәтлегегезне саклау юлында акчагызны әрәм-шәрәм итмәгез. Кыйммәтле тренажер залына барганчы, сәламәт туклануга, җитәрлек кадәр сыеклык эчүгә, физик күнегүләргә өстенлек бирегез.


Кыз.


Өйдә ятканчы, гаилә белән төрле аттракционнарга бару мәслихәт. Кием-салымыгызга игътибар итегез, ул ясалма материалдан булмасын. Шулай ук кеше арасына чыкканда кыяфәтегезне тагын бер кат күздән кичерегез.

Үлчәү.


Бүген берни белән дә шөгыльләнәсегез килмәс. Организмыгызга ял бирегез. Мөһим килешүгә кул куйганчы, тәҗрибәле юрист белән киңәшеп алу комачау итмәс.

Чаян.

Коммуналь оешмалар белән килешүләр төзергә чыгып киткәнче бөтен документларыгызның да тәртиптә булуын тикшерегез. Гаиләдә матди җитешлек булдырырга теләвегез гел кирәкмәгән вакытта сезне сафтан чыгармагае. Хроник арыганлык үзен сиздерер.

Укчы.


Көндәлек режимыгызны яңадан карап чыгу яхшы булыр. Тәүлегенә 24 сәгать була торып та, сез бернигә дә җитешмисез. Яңа көн тәртибе буенча эш итеп карагыз. Кичкә бернинди романтик очрашулар да планлаштырмагыз.

Кәҗәмөгез.


Көн дә була торган баш авыртуыгызны арыганлык билгесе дип кенә кабул итмәгез. Терапевтка күренү яхшы булыр. Яраткан кешегезгә бүләк ясап сөендерегез. Моның өчен сәбәп тә, тантаналы шартлар да кирәк түгел.

Сукояр.

Барлык гаиләләр дә бертөрле бәхетле, әмма бәхетсез булганнары - төрле. Сезнең гаиләдә дә чираттагы сынау. Якыннарыгызга гаепләү ташларга ашыкмагыз. Мәсьәләне бергәләп хәл итәргә кирәк булыр.

Балык.


Бүген эшкә сәләтегез бик үк югары дәрәҗәдә түгел, кинәт кенә авырып китү ихтималы да бар. Иртәгәгә тән һәм рух ныклыгына ирешү өчен тизрәк чара күрегез. Кичкә чәй өстәле әзерләп, яхшы танышларыгызны кунакка чакырыгыз, бәлки алар белән соңгы тапкыр кайчан аралашканыгызны да оныткансыздыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса