Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызнамә

29 июльгә йолдызнамә

Кучкар

Үзегез теләгәнне генә эшләп йөрерсез. Башкаларның фикере сезгә өлге түгел. Әмма алга куелган максатка омтылудан читләшә күрмәгез.

Үгезбозау

Бу югалтулар, әрәм-шәрәм итү, урлату көне. Кайбер Үгезбозаулар кыен хәлдә калырга мөмкин. Артык чыгымнарга юл куймагыз.

Игезәкләр

Һөнәри өлкәдә уңышлы көн. Эшегездән зур канәгатьләнү алырсыз. Бүген зур суммада акча көтү кирәкмәс, шуңа чыгымнарыгызны киметә төшегез.

Кысла

Кыйммәтләргә яңа күзлектән бәя бирә башларсыз. Кирәк булмаган элемтәләрдән, кызык булмаган эштән баш тарту кулай. Йөк никадәр аз булса, юл шулкадәр җиңел үтелә.

Арыслан

Бүген күп нәрсә сезнең тормыш позициягезгә бәйле. Үзегезне көчле итеп тойсагыз, сезгә башкалар да хәерхаһлы булыр.

Кыз

Мөһим эш өчен җаваплылыкны үз өстегезгә алып, башкаларга бәйле булмавыгызны күрсәтергә тырышырсыз. Вакыйгалар агышын үзгәртергә тырышмагыз, юкса аңлашылмаучылык килеп чыгуы ихтимал.

Үлчәү

Мөһим көннәрнең берсе. Йолдызлар сезгә көч, ышаныч, энтузиазм бирә. Башка эшчәнлек өлкәсенә күчү турында уйлый башларсыз. Якыннарыгызның киңәшенә колак салыгыз.

Чаян

Якын киләчәкне һәм карьера үсешен планлаштыру өчен кулай көн. Ерак сәяхәтләргә бару мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.

Укчы

Җитәкчелек сезгә яхшы карашта. Сез моңа тырышлыгыгыз белән ирештегез. Алга таба да югарыдагыларның уңай мөнәсәбәтенә исәп тота аласыз.

Кәҗәмөгез

Бүген дусларыгыз күп җыелыр. Сезгә юмарт, ачык күңелле булырга, күп шаярырга туры килер.

Сукояр

Йортыгызны уңайлы, җыйнак итү өчен кулыгыздан килгәнчә тырышырсыз. Сезгә бер тапкыр кунакка килгән кешенең тагын-тагын киләсе килер. Якын кешегезгә ярдәме өчен рәхмәт хисләрегезне белдерергә онытмагыз.

Балык

Эшләрдә болгавырлык күзәтелер. Әмма кич сезгә бәхетле минутлар бүләк итә. Тормышта булган һәр вакыйгадан соң үзегезнең «мин»егезне кабат расларга туры киләчәк. Техника белән эш иткәндә сак булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса