Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызнамә

20 июльгә йолдызнамә

Бүген табигатькә чыгып ял итәр өчен менә дигән көн.

Кучкар

Җитәкчегезгә карата канәгатьсезлек белдергәнче, үз эшегезне сыйфатлы итеп һәм вакытында башкарыгыз. Эш көнегезне вакытында тәмамлап, өйдәгеләр белән булырга тырышыгыз. Майлы ризык белән сак булырга кирәк.

Үгезбозау
Эштә интеллектуаль сәләтләрегезне эшкә җигәргә вакыт җиткәндер. Сез күпне булдыра аласыз. Бусаганы атлап керүгә якыннарыгызның кәефенә игътибар итегез. Алар сездән эшлекле киңәш көтә.

Игезәкләр
Алга куелган максатка ирешү өчен бөтен игътибарыгызны тупларга кирәк. Тискәре сөйләшүләрдән читтә торыгыз, нервыгызны саклагыз. Балаларыгызны тәнкыйтьләгәнче, үзегезнең алар яшендә нинди булуыгызны искә төшерегез.

Кысла
Эшчәнлек төрегезне алыштырырга вакыт җитмәгәнме - шул турыда уйлап карагыз әле. Килеп туган күңелсезлекләрне йөрәгегезгә якын алсагыз, кардиолог пациенты булып куюыгыз ихтимал. Гаиләне уртак эш белән берләштереп, кичне бергә үткәрү әйбәт булыр.

Арыслан
Телегезне тыя белсәгез, туганнарыгыз алдында акланырга туры килмәс. Сертотмаслыгыгыз яхшыга илтми. Эш процессыгызны төрләндерү кулай. Кичен тренажер залына бару комачау итми.

Кыз
Туганнарыгызны нервландырмаска тырышыгыз. Алар үз канәгатьсезлекләрен белдерергә мөмкиннәр. Алар белән ешрак аралашу яхшы булыр. Эштә хезмәткәрләрегез эшне үзагымга җибәрергә мөмкин. Шуңа күрә сезгә кимендә ике кешелек эшләргә туры килмәгәе.

Үлчәү
Кәеф төшенкелегенә бирелгәнче якыннарыгыз турында уйлагыз, аларның проблемалары белән кызыксыныгыз. Шунда гына гаиләдә тотрыклылыкны саклап кала алырсыз. Бөтен вакыйгаларны да белеп торырга тырышуыгыз ялкау дигән яманат тагылуга китермәсен тагын.

Чаян
Гаилә әгъзаларыгыз арасыннан дошман эзләмәгез. Якыннарыгыз һәрвакыт сезгә ярдәмгә килә ала. Көтелмәгән кунаклар килеп керсә дә шатланыгыз гына. Ә менә эштә игътибарсызлык аркасында ялгышлык җибәрүегез ихтимал.

Укчы
Туганнарыгыздан мөмкин булмаганны таләп итүдән туктагыз. Сез үзегез дә камил түгел - шуны онытмагыз. Бүген сез шуның кадәр амбицияле, хәтта тирәгездә барган вакыйгаларны да күрмисез. Үз эшегезне намус белән башкарыгыз, карарларны төптән уйлап кабул итегез.

Кәҗәмөгез
Гаиләдә җитди конфликт көтелә. Сезгә аны тыныч кына үткәреп җибәрергә киңәш ителә. Эштә билгеләнгәннәрне үтәүгә тотынганчы һәр адымыгызны алдан уйлагыз. Шулай иткәндә сез бурычны җиңеләйтеп, эшне сыйфатлы башкарып чыга алырсыз.

Сукояр
Гаиләдә тулы гармония һәм үзара аңлашу өчен күбрәк вакытыгызны бергә үткәрергә тырышыгыз. Табигатькә чыгыгыз, кафега барыгыз. Иң мөһиме - буш вакытыгызны гаиләгә багышлау.

Балык
Гаилә проблемаларын һәм килеп туган низагны сездән дә яхшы хәл итүче булмаячак. Сезгә һәрвакыт арбитр ролендә чыгыш ясарга туры килә. Шуңа да тыныч һәм төпле булыгыз. Бүген организмыгыздан авырулар эзләмәскә киңәш ителә. Шикләнү-стресстан качарга тырышсагыз, невропатологка баруны кичектерергә дә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса