Әлмәт таңнары

4 июльдә безне ниләр көтә?

Бүген дуслар белән күрешеп, күңел ачар өчен менә дигән көн.

Кучкар


Балаларыгызны һәм оныкларыгызны китап укырга өйрәтегез. Эш документларыгызда тәртип урнаштырырга кирәк булыр. Организмыгызга кальций җитми, шунлыктан сөт ризыкларына өстенлек бирү яхшы.

Үгезбозау


Кичкә мөһим очрашулар билгеләнгән булмаса, кичне гаиләгез белән бергә уздырыгыз. Эштә килешүгә кул куйганда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Нерв системагыз борчып торса, организмыгызда В төркеме витаминнары җитми дигән сүз. Невропатологка күренергә кирәк булыр.

Игезәкләр


Гаилә әгъзаларыгыз сезнең фикерне сорамыйча карар кабул итсә, бер дә борчылмагыз. Бу аларның сезне артык проблемаларга җәлеп итмәскә тырышуыннан гына. Эштә үзегезгә йөкләнгән биремне башкарып чыгу өчен бөтен эшләрегезне читкә куеп уйланыгыз. Чишелеш көтмәгәндә килер.

Кысла


Гаилә бюджетының финанс мөмкинлекләрен исәпкә алып, бүгенге кичне гаилә белән ял итүгә багышлагыз. Көн шактый уңышлы. Эш көне азагында бераз керем көтелә. Утырып эшләүчеләргә остеохондроздан арыну өчен көн дәвамында башны боргалап күнегүләр ясарга кирәк.

Арыслан


Гаилә проблемасын хәл итүдән, йорт мәшәкатьләреннән читтә калмагыз. Эштә үзегезне төрле яктан камил кеше дип күрсәтергә тырышып, тәҗрибәлерәк коллегаларыгызга яки бу өлкәдә белгечләргә мөрәҗәгать итүдән тайчанмагыз. Башыгызда бөтерелгән уй-фикерләрне бер тәртипкә салырга кирәк булыр.

Реклама

Кыз


Гаилә булгач, анда ял һәм эш көннәренә бүленү юк. Гаиләдәге вәзгыять бары тик сездән тора. Эштә дә чираттагы ялга китүегезне сорыйлар икән, җитәкчелек сүзенә колак салырга кирәк булыр. Сәламәтлегегез дә бүген үзен сиздерә. Организмыгызга ял бирергә, табигать кочагына чыгарга кирәк.

Үлчәү

Проблеманың ни өчен нәкъ менә сезнең башка төшүе турында уйлап тагын да ныграк кайгырмагыз. Булганы булган, берни дә үзгәртеп булмый. Алга таба мондый хәлләргә юл куймау турында уйланыгыз. Бүген чи яшелчә һәм җиләк-җимеш белән туклану яхшы булыр. Салатлар ясагыз. Гаиләдә мөнәсәбәтләр яхшы, димәк, проблемалар үзеннән-үзе арткы планга күчә.


Чаян

Күршеләрегезнең сезне намуссызлыкта гаепләвенә борчылып йокысыз төннәр үткәрмәгез тагын. Хәлне җитди итеп кабул итмичә, юморга борырга тырышыгыз. Эш фронтында да эшегез барып чыкмаса кулыгызны төшермәгез. Тәҗрибә шулай туплана инде ул. Партнерыгызны аңлау өчен үзегезне аның урынына куеп карау әйбәт булыр.

Укчы

Өйдә тәртип урнаштырырга тотынсагыз, башкалар да сездән үрнәк алыр. Көндезгә планлаштырган эш тәртибенә үзгәрешләр кертегез. Документларда актарынырга туры килер. Тәнегез массаж сорый, тәҗрибәле массажистка бару яхшы булыр.


Кәҗәмөгез

Гаилә әгъзалары бунт күтәрсә, аларны финанс ярдәменнән мәхрүм итәм дип куркытырга кирәкми. Үз адресыгызга агрессиядән һәм ачудан башкага ирешә алмассыз. Эш буенча шәһәрнең икенче башына чыгып киткәндә документларыгызның тәртиптә булуын тикшерегез, җитәкчегезне бу турыда кисәтегез. Көннең икенче яртысында ванна кабул итү тәнегезгә рәхәтлек һәм җиңеллек алып килер.

Сукояр


Гаиләгездә хөрмәт итсеннәр дисәгез, алар белән яратып, җылы сүзләр табып аралашырга тырышыгыз. Эштә чираттагы мөһим килешүгә кул куйганда потенциаль клиентыгызның производство эшчәнлеген белешергә кирәк. Бәлки бу сезнең өчен гел файдасыз килешүдер. Аякларыгызга, умыртка баганасына көчәнеш килмәсен дисәгез, утырып тору яки ятып алу мөмкинлегеннән файдаланмый калмагыз.

Балык


Якын кешегезнең ата-аналары белән сүзгә килүегез ихтимал. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәк. Эштә күптән башлап куелган проектыгыз сезне көтә. Үз-үзегезне кулга алып, аны тормышка ашыруга тотынырга кирәк. Файдалы дип, экзотик җимешләрне килограммлап ашаудан тыелыгыз. Сәламәтләнәм дип, аллергия китереп чыгармагыз тагын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: