Әлмәт таңнары

29 июньгә йолдызнамә

Бүгенге көнне ял итүгә багышлагыз.

Кучкар.

Бүген сез бигрәк тә ярдәмчел булырсыз. Ләкин иң беренче чиратта ярдәм сораган кешегә ярдәм итәргә кирәклеген онытмагыз.

Үгезбозау.

Телегезне тыярга туры килер. Я артыгын сөйләп ташларсыз, я сезнең турыда кешеләрнең фикере үзгәрер. Иң яхшысы электрон рәвештә язышу.

Игезәкләр.

Кичтән мәҗлес булган ахры, сәламәтлегегез бераз какшабрак тора. Ялгыз калу һәм тулы кыйммәтле ял кирәк. Аралашмыйчарак торыгыз.

Кысла.

Бер кеше бернәрсә эшләми дип кулыгызны төшермәгез. Башкаларга бу яраса да, сезгә моның өчен эләгүе ихтимал. Мөһим бурычларны хәл итеп бетерергә тырышыгыз.

Арыслан.

Сөйләшүләр өлкәсендә уңыш елмаер. Перспективалы партнерларны үз ягыгызга аудара алырсыз. Бу хезмәттәшлек озак еллар уңышлы дәвам итәчәк.

Кыз.

Кулыгызга эләккән документлар белән бик тә игътибарлы булыгыз. Бөтен кергән информацияне җентекләп тикшерегез. Сезнең тирәдә күңелсез махинацияләр «бөтерелә».

Реклама

Үлчәү.

Карар кабул иткәндә акрын кыймылдамагыз. Сезнең әкренлегегез тормышыгызны тамырдан үзгәртү мөмкинлеген кулдан ычкындыруга китерергә мөмкин. Кыюрак булыгыз.

Чаян.

Бәхеттән сез күкнең җиденче катында. Көн дәвамында уңыш сезнең кулда: уңышлы контрактлар, очрашулар, сатып алулар... Бу чыннан да сезнең көн!

Укчы.

Икенче яртыгыз белән аңлашылмаучанлык килеп туар. Хезмәттәшегез белән шаярып сөйләшүне аңлап бетермичә көнләшергә мөмкиннәр. Озакка сузылган конфликт көтелә.

Кәҗәмөгез.

Якыннарыгыз турында кайгыртырга туры килер. Сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәрләр, эшегездән сорап китәргә кирәк булачак. Борчылмагыз, бар да җайга салыначак.

Сукояр.

Сездән коллектив алдында яңа проектны тәкъдир итүне сораячаклар. Җитәкчелек баш тартуны өнәми. Дулкынлануыгызга карамастан, сүзегезне үтемле итеп җиткерә алырсыз.

Балык.

Кичкә планлаштырылган эшләрдән баш тартып, ял итегез. Эш шунда, көн дәвамында сезгә шалтыратулар, аралашулар, сораштыручылар күп булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: