Әлмәт таңнары

23 июньгә йолдызнамә

Бүген сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз.

Кучкар


Сезне әйбәт яңалыклар көтә. Кәефегез яхшыга үзгәрер, тынычланып китәрсез. Кәеф күтәрелү эштә дә үзен сиздерәчәк. Катлаулы мәсьәләләр уңышлы хәл ителер.

Үгезбозау


Гаиләгез белән рәхәтләнеп ял итәрсез. Шәһәрдән читкә яки су буена барып килсәгез дә яхшы булыр. Бүген ремонт эшләре башлау турында уйларга кирәкмәс. Якын туганнарыгыз кунакка килсә, тагын да яхшы булыр.

Игезәкләр


Якын көннәрдә саллы гына чыгымнар көтелә. Шунлыктан бюджетыгызны кысыбрак тотыгыз. Кыен хәлгә тарыган якын туганнарыгыз да сездән ярдәм сорарга мөмкин.

Кысла


Кыслалар соңгы вакытта үз эченә бикләнде. Хәтта якыннары да алар белән җитәрлек дәрәҗәдә аралаша алмый интегә. Ялгызлыкта калырга теләвегезне аларга ипләп кенә аңлатырга кирәк. Юкса алар үзләрен гаепле тоярга мөмкин.

Арыслан


Артык үҗәтлегегез яхшыга илтми - ахыр чиктә үз дигәнегезгә ирешерсез ирешүен, әмма моның нигә кирәк булганлыгын гына аңлый алмый аптырарсыз. Энергиягез ташып тору гаиләдә ниндидер бер киеренкелек тудыра.

Кыз


Кәефегез бик яхшы, аны беркем дә боза алмый. Агымдагы эшләрне тиз арада төгәлләү теләге белән яна башларсыз. Якыннарыгызга юмартлыгыгызны һәм ярдәмгә әзер торуыгызны да күрсәтәсегез килер.

Реклама

Үлчәү


Гаиләнең якын киләчәге белән бәйле рәвештә Үлчәүләр бераз бәхәскә кереп алачак. Гаилә әгъзаларының һәркайсының үз фикере бар, берсенең дә юл бирәсе килми. Үзегезне бик үк канәгатьләндермәсә дә, альтернатив вариантны сайлау кулай булыр.

Чаян


Якыннарыгыздан читкә тайпылмагыз. Балалар бигрәк тә зур игътибар сорый. Аларның мавыгу-шөгыльләре белән кызыксыну бик вакытлы булыр. Эштә дә киеренкелек күзәтелә - түземле булыгыз.

Укчы


Эштә нинди генә авырлыклар булса да, аларны җиңеп чыгарсыз. Әйләнә-тирәдәгеләргә карата артык таләпчән булмагыз. Темпны да киметергә кирәкмәс. Өйдә гаилә әгъзаларының ризасызлыгын тудырмас өчен тыныч һәм мәрхәмәтле булыгыз.

Кәҗәмөгез


Бөтенләй таныш булмаган рецепт буенча аш-су әзерләсәгез дә, ул чын шедевр булачак. Якыннарыгызны-дусларыгызны кунакка дәшә аласыз. Эштә үзгәреш-яңалыкларга каршылык күрсәтмәгез. Алар сезнең файдага булачак.

Сукояр


Гаилә чаралары үткәрү яки дуслар белән ял итү өчен кулай көн. Гаиләнең финанс хәле яхшыруы мөмкин. Хезмәт вазифаларыгызны тел-теш тидергесез башкарырга тырышыгыз - нәтиҗәсе озак көттермәс.

Балык


Үз фикерегезне иң дөресе дип санамагыз һәм якыннарыгызга көчләп такмагыз. Эмоциональ планда тынычрак булыгыз. Сезне зур үзгәрешләр көтә. Әзер булыгыз. Теләсә нинди үзгәреш - тормышның бер өлеше. Аңа ничек тизрәк ияләшсәгез, яшәү шулкадәр җиңелрәк булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: