Кеше нинди – юбилее да шундый рухта уза. Зилә Саримованың бәйрәме исә үзе кебек гади дә, зәвыклы да, ихлас та, җанлы да узды. Төбәгебезнең танылган җырчысы, Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль лауреаты Зилә ханымның юбилеена багышланган чара коры котлауларга гына корылмыйча, җырчының иҗат кичәсе буларак, сәхнәдәш дуслары – Әлмәтебез һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгышлары белән үрелеп барып, бер сулышта үтте.