Әлмәт таңнары

Ул - идеяләр генераторы

Димитрий Хильченко Апрель аенда Санкт-Петербургта узган «Арлекин» театр сәнгате фестиваленнән Әлмәт театры «Гашыйк Кәриб» спектакле өчен ике диплом белән кайтты. Спектакль журналистлар һәм тәнкыйтьчеләрнең махсус бүләгенә ия булса, спектакльне «Иң яхшы сәхнә бизәлеше өчен» номинациясендә рәссам Димитрий Хильченко җиңүче дип игълан ителде. Димитрий белән әңгәмәбезгә шул җиңү сәбәп булды да.

Белешмә

Туган төбәге: Чиләбе өлкәсе

Туган көне: 1971 нче елның 29 сентябре

Белеме: 1986 - 1990 елларда Ташкенттагы Пеньков исемендәге республика сәнгать училищесы, 1991 - 1997 елларда М.Уйгур исемендәге Ташкент театр сәнгать институты

1990-1991 елларда «Үзбәкфильм»да эшләгән.

1997 нче елдан Россиядә яши.

100 дән артык спектакльдә сценограф, костюмнар буенча рәссам сыйфатында катнаша.

20 дән артык нәфис фильмның рәссам-куючысы.

Бик күп фестивальләр лауреаты.

- Премияләргә күнегеп буламы? Беренче җиңүегез түгел, эмоцияләр ташымый торгандыр диюем?

- Бу хакта поездда вакытта ишеттем. Театр режиссеры Ильяс Гәрәев шалтыратты. Әйе, сөенечле хәбәр булды. Дөрес, жюриның кәефеннән спектакльнең уңышлы булуын чамалаган идем. Гран-прига тартмасмы дип тә өметләнгән идем әле. «Бу җиңү - Әлмәт өчен генә түгел, Татарстан өчен тәүге тапкыр», диде Искәндәр Сакаев. Шуннан ирешкәннең чынлап мәртәбәле икәнлегенә төшендем.

- Спектакльдән соң гадәттә сәхнәдә актерлар баш ия. Премьера көнне генә түргә бөтен төркем чыга. Сезнең өчен бу әһәмиятлеме?

- Юк. Күп очракта чыкмыйм. Әгәр спектакльне тапшыру уңышлы узса, хәтта премьерага калмыйм да. Тамашачы ихтыяҗы өчен дип куелганнары булса бигрәк тә. Премьера ул дуслар, танышлар очрашуы сыман. Ул көнне чиксез мактыйлар, макталалар... Кайвакыт банкет премьерадан уңышлырак була.

- Рәссам-куючы турында «күзгә күренмәс һөнәр» дию белән килешәсезме?

- Кайвакыт күренә, кайчакта юк. «Рәссам театры» дигән төшенчә дә бар бит. Германиядә, мисал өчен, шундый 3 ләп театр бар. Анда актерлар статистлар кебек «картиналар»ны алмаштырып кына йөри. Безнең илдә андый спектакльләр куйгалыйлар. Миңа калса, тамашаны карагач, рәссамны искә алмасалар, яхшы. Димәк, аның иҗаты сәхнәдә барган вакыйгалар белән шулкадәр тәңгәл, тыгыз үрелгән... Сәхнәне декорацияләр белән артык тутыруга да каршымын. Аклык белән тулган, яки кара чоңгыл кебек буш сәхнә, шунда нәрсәләрдер пәйда булып, ниләрдер югала икән - менә монысы могҗиза...

- Хәрби хезмәткәрнең улы ничек рәссам һөнәрен сайлыйсы итте?

- Балачактагы хыялым түгел. Дөресен әйткәндә, мин укырга яратмый идем. (Тарихны белгән, сәясәттән, икътисадтан, әдәбияттан хәбәрдар, галәмдәге үзгәрешләрне күзәтеп, анализлап барган, дөнья сәнгате белән таныш бу шәхеснең «уку авыр бирелде» диюе шикләндерде мине. - Л.М.). Ләкин билге «эшләү»нең ысулын таптым. Мәктәп редколлегиясенә сайландым. Әти үзе дә рәсемне шәп төшерә. Шулай икәүләп газета чыгарып яттык. Соңрак әтине Үзбәкстанның Кашкадәрья өлкәсе Карши шәһәренә күчерделәр. Анда Ханабад дигән мәгълүм хәрби-һава базасы бар. Ярты ел эчендә комнан, эсселектән гаҗиз булдым. Кая да булса китү теләге уянды. Әтинең, әлбәттә, Суворов училищесына җибәрәсе килде. Эсселектән качу теләге шулкадәр көчле иде, училищега документлар җыя башладым. Шул мәшәкать белән йөргәндә бер танышым Ташкенттагы П.П. Беньков исемендәге республика сәнгать училищесына керергә күндерде. Уку йортына 2 рәсем белән эләктем. Табигатем белән фаталистмын. Шулай язмыш билгеләгән очраклылык белән рәссам булып киттем.

- Нинди очраклылык Әлмәткә китерде?

- Уфада «Озын-озак балачак» исемле кинофильм төшергәндә режиссер Ильяс Гәрәев белән танышкан идек. Шул очрашудан соң 5 ел үткәндер, шалтыратып бер спектакль эшләргә Әлмәткә чакырды ул мине. Шуннан театраль дуслык бәйләнеп китте. Соңрак мин Питердан Искәндәр Сакаевны чакырдым, ул Македония режиссеры Звездана Ангеловска белән таныштырды...

- Әлмәт театры нәрсәсе белән җәлеп итә?

- Миңа ошый монда: сүземә колак салалар, ярдәм итәләр. Театр экспериментларга, яңалыкка омтыла. Уфа белән чагыштырганда труппа зур түгел, ләкин бай. Монда төрлелек бар, фактуралар төрлелеге. Звездана нык ошатты: беренче күрүдә үк «монысын Кустурица (Эмир Кустурица - серб кинорежиссеры, мәртәбәле Европа фестивальләре җиңүчесе) сайлар иде, болары Федерико Феллини тибы» дип бәяләп утырды (5 «Оскар» алган танылган итальян кинорежиссеры күзе төшәрлек фактуралар бит! Димитрийның үзенең дә кинофильмнарда уйнау тәҗрибәсе бар. Режиссерлар пластикасын ошата дип ишеттем. - Л.М.). Тамашачы игътибары белән дә бозылмаган алар. Монда бит театрга йөрү модасы юк. Халык «Панорама»га (шәһәрдәге иң зур сәүдә-күңел ачу үзәге) йөрергә гадәтләнгән. Звездана «Буфет нинди - театр шундый» ди. Македониядә театр бинасында 2-3 ресторан бар икән. Халык спектакльдән соң ресторанда актерлар белән фикер алышып, гәпләшеп утыра. Тамашачы җәлеп итү өчен күп уйларга, эшләргә һәм... акча кирәк. Сүз дә юк, тырышалар: ярты ел эчендә генә ничә фестивальдә лауреат булдык: «Балакаем» спектакле Муса Җәлил бүләгенә ия, «Гашыйк Кәриб» - «Һөнәр», «Арлекин» фестивальләре җиңүчесе, «Тантана»да лауреат булды.

Димитрий Хильченко белеме буенча да, табигый сәләте белән дә рәссам. Профессионал һәм талант. Театр программасына күз салып, аның исемен күрүгә «кабатланмауның әмәлен ничек таба икән» дип уйлыйсын. Әлмәт Татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева соңгы елларның уңышлы спектакльләрен аның исеме белән дә бәйләп: «Дима - безнең дустыбыз, идеяләребезне гамәлгә ашыручы гына түгел, ул үзе идеяләр генераторы», - ди. Рәссам белән Уфа «Нур» Татар дәүләт драма театрындагы уртак иҗатлары турында режиссер Гүзәл Акбердина болай яза: «Димитрий Хильченко искиткеч көчле куючы рәссам. Аның таланты үзенчәлекле декорацияләр һәм костюмнар уйлап табу белән генә чикләнми. Ул пьесаның структурасын күрә, тамашачы нәрсә көткәнне белеп, уйлаганын «түгәрәкләп» куярга сәләтле».

- Милли театрда эшләү катлаулымы?

- Авыр да түгел, җиңел дә түгел. Ләкин татар театрында миңа милли колорит булуы ошый. Милли театр бик уңышлы булырга мөмкин, коммерция ягыннан да... Шул милли колориты аркасында ул Көнбатышта танылырга сәләтле... Япония киносы, япон мәдәнияте кебек... Тик «миллилек» артыннан куып, үз эчеңә бикләнү хәтәр булырга мөмкин. Андый спектакльләрне мин «местечковый» дип атыйм. Алар 2-3 уйнаудан соң тамашачысын югалта. Үз театрыңда кызыклы, дөньяга ошарлык әсәрләр куярга кирәк. Татар спектаклен урыс тамашачысы карый икән, димәк татар театрын пропагандалау дөрес юнәлештә. «Гашыйк Кәриб» белән «Болан-патша» шундыйлардан дип уйлыйм.

- Димитрий Хильченконың иҗат биографиясендә уңышлы проектлар күпме?

- Иң уңышлы проектларым алда әле дип ышанам... Алар очраклы рәвештә килеп чыга. Мисалга, Уфада «Медведь» сериалын төшердек: примитив шартларда 2 фонарь белән гади камерага... Алексей Булдаков бер көндә өстәл артыннан чыкмый гына 4 сериядә төште. Бу беренче фильм уңышлы булды дип саныйм. Биш телевизион канал сатып алды, пират дисклары бөтен дөньяга таралган... «Гашыйк Кәриб»не Искәндәр татар тамашачысы өчен әкият дип уйлаган иде. Аның күзаллавы бер төрле, минеке башкача... Эшкә тотынгач, өченче вариант туды. Текст кыска иде - өстәдек. Вакыт кыса - кул астындагы материаллардан аз чыгым белән игътибар тотарлык сценография туды. Фестивальләр турында уйда да юк иде. Ә нәтиҗәсе уңышлы булды: тәкъдим иткән бер генә фестиваль дә кире какмады.

Отышлы саналган проектларга әйләнеп кайтырга кирәк дигән фикердә мин. Туфан Миңнуллинның 2000 нче елда «Нур» театрында куелган «Ай булмаса, йолдыз бар» спектаклен яңадан эшлисе килә, башка трактовкада. Т.Миңнуллинның әсәрләрендә актуальлек бар, аны куя белергә кирәк. Һәр әсәрне заманча яңгыратырга була. Театр - музей түгел, ул лаборатория.

- Режиссер белән рәссам-куючы арасында аңлашылмаучылык еш күренешме?

- Мин каршылыклы кеше түгел. Кайвакыт үземә ошамаган әйберләргә дә алынам. Режиссерга ышанырга, ул куйган спектакльне яратырга тырышам. Шулай да хезмәттәшлеккә ябык, «всезнайка» режиссерлар белән авыр, әлбәттә. Эшлисең, ләкин... Процесста никадәр талантлы кеше катнашса да, нәтиҗәсе дә шундый була. Бер урынга күбрәк «йомрыбаш»ларны җыю Силикон үзәнендә башланмаган, аны Сталин да чамалаган.

- Сюжетлар ничек туа? Төшегезгә дә керә икән дип ишетем?

- Төрлечә. «Болан-патша» чыннан да төшемә керде. Ә бит Звездана Македониядә билгеле рәссамнан эскизлар ясаткан иде инде. Миңа анда фәкать «бизәүче» роле бүленде. Шуңа да карамастан, уйлана башладым. Вахтангов исемендәге дәүләт академия театрында Эмиль Капелюшның «Болан-патша»сын күргән идем. Аннан да яхшыракны уйлап табу мөмкин түгел, дигән фикергә килдем. Озак та үтми декорация төшемә керде. Режиссерга ошады. Без аның асылына 2 ай дәвамында эш барышында төшендек. Ә менә боланнар хореографның казанышы. Берәүләр аларны, озын колаклы боланнар, диде, икенчеләре «Аватар» белән чагыштырды. Ләкин һәммәсе ошатты. Алар шулкадәр матур һәм инандырырлык бит... Безнең К.Гоцци («Болан-патша» авторы - Л.М.) үзгә килеп чыкты. Әсәргә тәңгәллек юк. Спектакльгә беренче көнне татар театрыннан миллилек көткән тамашачы килде... Китмәде. Икенче көнне бөтенләй башка караштагы катлау вәкилләре карады... Ахыргача утырдылар...

- Актерларның уйналмаган рольләре була. Сезнең дә әзер, әмма куелмаган пьеса юкмы?

- Алар күп. 2 нче курста Чеховның «Иванов» драмасын әзерләгән идем. Күптән түгел Гумилёвның «Дерево превращений» пьесасын төгәлләдем. Македониядә моноспектакльләр актуаль икән. Хэмингуэйның «Карт һәм диңгез» әсәренә әзерләгән эскизлар белән З.Ангеловска кызыксынды. К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ын укып, рухланып киткән идем. Монда куйган булып чыктылар. Төп геройның төшендә бүгенге вәзгыять ярылып ята кебек тоела миңа. Аҗдаһа, дракон - XXI гасырның икътисадта да, сәяси аренада да Кытай чоры икәнлеген чагылдыра... Бөтен театрлар да кочак җәеп тормый шул. Күп вакыт аңламыйлар...

Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театрында «Шәүрәкәй»не чыгаргач нинди генә сүзләр ишеттермәгәннәр рәссамга, чуаш спектакле ясагансың дип тә гаепләгәнәр. Спектакльнең диплом алуы җитә калган, министрлыктагылар, «шулкадәр башкортча» килеп чыккан, дип мактаганнар, дип сөйлиләр.

- Әлмәт театрында ачылган «Сәхнә көзгесе» күргәзмәсендә иҗатыгыз белән танышкан берәү «картиналарындагы төсләр сценографиясеннән аерыла икән» дигән иде.

- Әлбәттә. Пьеса бер жанрда, ә театрда башкача. Ул - визуаль жанр. Анда 3 яссылык кушыла... Зур макетлар ясарга яратмыйм, кәгазьдән генә кисеп әзерлим. Андый макетларны үзгәртү җиңел, ташларга да кызганыч түгел. Моңа канәгатьсезлек белдерүчеләр күп. Ә менә Македониядә, гомумән Европада фактуралы макетлар ясамыйлар икән. Киләчәктә «европача эшлим» диярмен инде. (Көлә)

- Укытучыларыгызны хәтерлисезме?

- Алар бихисап. Рәсем сәнгатенә төшендерүче - осетинка. Аңа 70 яшь инде. «Үзбәкфильм»да И.Гуленко. Г.Брим Германиягә китте. А.Жибоедов - Нью-Йоркта, М.Димов - Калифорниядә. Барысы да үз яннарына чакырды, ләкин мин патриот: «Бер 20 елдан Россия күтәреләчәк әле», - дидем (Хәрбиләр гены! - Л.М.). Бездә һәм Кытайда реформалар бер үк вакытта башланды. Кытай нинди дә, Россия ни хәлдә... Өметләр акланмады. Урыс теле - космополит, милләтнең әхлакый нигезе юк...

«Сәхнә», 2011, №6 (июнь)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров