Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

«CалаваTik»лардан Республика һәм шәһәр көненә җырлы күчтәнәч

СалаваTikларны хәзер RUTUBE, ВКонтактедан да табып була. Аларның махсус аерым каналлары ачылды.

Республика һәм шәһәр көненә "СалаваTik«лар нәни тамашачыларына җырлы күчтәнәч әзерләде. Бүген интернет киңлекләренә алар башкаруында «Казаным — туган калам» җырына видео дөнья күрде. Сүзләрен күренекле шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Резеда Вәлиева иҗат иткән, көен композитор Ильяс Гыйләҗетдин язган.

«Беләсезме, «СалаваTik» проектында бик матур гадәт яшәп килә. Ел саен 30 нчы августка республикабыз, башкалабыз турында яңа видео тәкъдим итәбез. "СалаваTik«лар башкаруында Татарстан Республикасы Дәүләт Гимны — 46 мең, «Мин яратам сине, Татарстан» җыры 59 мең карау җыйды. «Казаным —туган калам» җыры — бүгенге көн балаларына ят җыр. Әмма 2000 нчы елларда аны балалар яратып тыңлаган. "СалаваTik"лар ярдәме белән бу җыр танылу алыр дип өметләнәбез. Сүзләре дә мәгънәле, көе дә йомшак, күңелгә ятышлы«, — ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

"Яшь җырчыларыбыз "СалаваTik«ларның бу җырны башкарулары минем өчен зур бүләк булды. Композитор буларак аларга рәхмәтемне җиткерәм, — ди Ильяс Гыйләҗетдин. — Резеда Вәлиева белән бергә барлыгы 45 җыр иҗат иттек. Аның белән эшләве бик җиңел иде. 1996 елда Резеда апага Казан турында җыр язу идеясе белән чыктым. Ул тиз арада сүзләрен дә язып бирде. 2000 елда Казаныбыз стадионында Җыр-бию ансамле бу җырны башкарды. Чын күңелдән язылган җыр ул. Шушы шигъри юллар һәм көй аша Казаныбызны ничек яратуыбызны җиткерәсебез килде. Чыннан да, шәһәребез елдан-ел үзгәрә, матурлана, ул гел үсештә. Киләсе елда Резеда апаның тууына 95 ел тула. Шул уңайдан бергә иҗат иткән җырларны туплап, ноталы китап чыгарасым килә. Ә болай балалар өчен төрле авторлар белән берлектә мин 80 ләп җырга көй иҗат иттем. Алар «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын», «Сөембикә» журналларында ноталар белән басылды. СалаваTiклар башкаруындагы җырларны бик яратып тыңлыйм. Алга таба башка җырларымны да башкарырлар дигән теләктә калам«, — ди композитор. 

СалаваTikларны хәзер RUTUBE, ВКонтактедан да табып була. Аларның махсус аерым каналлары ачылды. «Язылучыларыбыз тагын да артыр дигән теләктә калабыз», — ди проект оештыручылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса