Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда фельдшер-акушерлык пунктлары саны ел ахырына 457гә җитәчәк

2018 ел ахырында Татарстан авылларында 44 яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылачак.

Татарстанда 2018 ел ахырына кадәр фельдшер-акушерлык пунктлары саны 457гә җитәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бүгенге көндә 44 фельдшер-акушерлык пункты югары әзерлек дәрәҗәсендә, аларның 2018 ел ахырында файдалануга тапшыру күздә тотыла», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ерак авылларда яшәүчеләргә сыйфатлы һәм үтемле медицина хезмәте күрсәтүне максат итеп куя.

Биш ел эчендә Татарстанда гомуми бәясе 1,03 миллиард сум тәшкил иткән 413 фельдшер-акушерлык пункты төзелгән. 2017 елда 42 модульле фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылган. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/19/173727/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X