Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин турында: Ул югары дәрәҗәдәге профессионал

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән беренче очрашуы турында сөйләде.

Владимир Путин аралашуда гади һәм шул ук вакытта ул нык ихтыярлы, масштаблы мәсьәләләрне профессиональ хәл итә торган кеше. Бу фикерен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашуда әйтте.

«Мин аны беренче тапкыр күргәндә ул Федераль куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе иде. Бездә кадрлар алмашы бара иде, ул килде һәм мин аны каршы алдым. Бик ачык кеше, без сөйләштек. Ул Санкт-Петербургтагы мәчетне төзекләндерү турында сөйләде. Беренче тапкыр сөйләшү менә шундый булды», - дип хатирәләре белән уртаклашты Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, Владимир Путин илебез үсеше өчен бик күп эшләр башкара. «Бездә шундый көчле лидер булу кайберәүләргә ошамый. Әмма безнең илгә карата шундый хөрмәт булу безгә ошый. Путин безнең милли лидерыбыз гына түгел, Америкада, Европада аны хөрмәт итәләр. Аның дөньякүләм абруе бик зур», - диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Владимир Путинның катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә торган үзенчәлекле идарә стиле бар.

«Һөнәри осталыкка килгәндә, теләсә кайсы киңәшмәдә, игътибар иткән булсагыз, кем, нәрсә әйткән, ул барлык мәсьәләләр буенча нәтиҗә ясый. Ул югары дәрәҗәдәге профессионал. Аның белән аралашуда кыенлык да юк, шул ук вакытта ул тимер ихтыярлы кеше. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә аңа сәламәтлек бирсен һәм безнең ил чәчәк атачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Фото: tatarstan.ru

 Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/21/191960/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: рөстәм миңнеханов владимир путин

2
X