Зәйдә бер ир-ат күпкатлы йортны шартлаткан?
"112" ашыгыч телефонына бер ир-ат шалтыратып, күпкатлы йортны шартлатам дип хәбәр сала.
Шәһәрнең барлык ашыгыч хезмәтләре әлеге йортка юнәлә. Йорттан 47 кешене эвакуациялиләр. Әмма, бәхеткә, әлеге ир-ат шаярткан гына булып чыга. 39 яшьлек ирне кулга алалар. Ул аңарчы да җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Бик нык исерек булганга, аны айнытыр өчен медицина оешмасына урнаштыралар. Әлеге "шаяру" өчен аны 3 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа