Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Зәй юлындагы авариядә зыян күрүчеләрнең туганнары әлмәтлеләргә рәхмәтле

Узган яллардагы фаҗигадә зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр арасында безнекеләр булмаса да, бу кайгыдан әлмәтлеләр дә читтә калмады. Алты зыян күрүчене Әлмәт медсанчастенә урнаштырдылар, килгән туганнарын да каршы алып, булдыра алганча ярдәм күрсәттеләр.

- Беренче авыруларны иртәнге өчләр тирәсендә китерә башладылар. Аннан һәммәсе бер-бер артлы хастәханәгә урнаштырылды. Фаҗигагә юлыгучылар төрле дәрәҗәдә зыян күргәннәр. Баш сөяге һәм миләре имгәнгән, травматик шок алганнар. Ике кеше хастәханәгә урнаштырудан баш тартты, дүртесе табиблар күзәтүе астында калды. Икенче көнгә икесенең хәле әйбәтләнеп өйләренә җибәрелделәр. Ике егет исә әле дә реанимациядә. Зыян күрүчеләрнең барысы да үз аңнарында булсалар да, төгәл генә ни булганын хәтерләмиләр, - дип ачыклык кертте Әлмәт медсанчасте баш табибы урынбасары Артур Бакиров.

Хәзерге вакытта реанмациядә ятучы 1994 елгы Дмитрий Захаров та табибларга һәлакәт булган вакытта йоклавын һәм нәрсә булганын абайламый калуын белдергән. Әлегә аның янына беркемне дә кертмиләр. Егетнең хәле яхшыру белән аны палатага чыгарачаклар.

Дүшәмбе көнне иртән иртүк Ижаудан әнисе килеп җиткән иде.

- Улымның фаҗигагә юлыгуы турында МЧСтан хәбәр иттеләр. Реанимациядә диюгә коелып төштем. Соңрак кына интернет аша нинди зур бәлагә тарыганнарын аңладык, - дип сөйләде Дмитрийның әнисе Ольга ханым.

Егет Тольяттида плитәләр җитештерүче заводта шофер- йөк төяүче булып эшләгән. Өч айга бер тапкыр әнисе янына шулай кунакка кайта торган булган. Гадәттә гел шушы рейс белән йөргән. Бу автобуска ул Тольяттида кичке сигезләр тирәсендә утыра. Иртәнге бишләргә-алтыларга туган шәһәренә кайтып җитәргә тиеш була.

Дмитрийның һәлакәткә юлыгуын белү белән Тольяттидан туганнары да Әлмәткә юл тота.

- Чит кайгы булмый диләр. Шулкадәр җылы кабул иттеләр безне! Чит шәһәрдә булсак та, такси йөртүчесе ни өчен килгәнебезне белгәч хәтта акча алмыйча шифаханәгә илтеп куйды. Җитәкчелек тору урыны тәкъдим итте, ашауны да көйләде. Дмитрийның тизрәк савыгып чыгуын телибез. Ачык йөзле, яшь, типсә тимер өзәрлек егет бит ул. Авариядә үлүчеләр санын белгәч, йөрәк тетрәнде. Безнең Дмитрийның гомере бетмәгән күрәсең, исән калуына сөендек, - дип, Әлмәт халкына рәхмәтләрен җиткерде туганнары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса