Әлмәт таңнары

Зәй буенда балык тоткан чагым...

Көтелмәгән хисләр өермәсе белән уратылып алынган кабатланмас та, онытылмаслык та очрашу мизгеле көткән икән үземне.

Төркиянең Диянәт вакыфы конференцияләр залы. Мине озатканда Апанай мәчете имам-хатыйбы, "Иман" Ислам мәдәнияте мәркәзе рәисе, хаҗи Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб: "Әхмәт Тимерне очратсаң иде", - дигән иде. Менә бит Раббыбызның хикмәте, залда мин күрергә теләгән кеше бар, диделәр туташлар. Үзем әле әлеге бөек затның кем булуын ныклап белми дә идем. Без күрештек: "Татарстаннан сәлам сезгә!" - дидем. Минем сүзләрем аны гаҗизләндерми калмагандыр... Бераз гына тынлык булды. Мин күрешергә теләгән кунакның башында җыйнак кына аксыл эшләпә, өстендә - галстуклы зәңгәрсу күлмәк, кара костюмнан, бар булмышыннан зыялылык, пөхтәлек бөркелеп тора. Карашы самими, ихлас, күңел аклыгы йөзенә өртелгән иде. Әңгәмәдәшемне бер яккарак чакырып, аның хакында язарга ниятем барлыгын әйттем. Без сөйләшә башладык. Ул 1912 елның 14 ноябрендә Әлмәттә дөньяга килүен әйтте. "Әти Бөгелмә кантонында мөхтәсиб иде. Рәшит Җарулла улының улы булам. Әни Түбән Чәлшеле авылыннан Габделфәттах кызы Зәйнәп абыстай була", - диде. Сүзебезнең җебе әкрен генә алга сузылды. Алар алты бала булганнар икән, дүртесе исән. Икесе Волгоградта, берсе Ма- хачкалада яши.
Якташымны заманының зилзиләсеннән Төркия саклап калган. Анда гимназия тәмамлаган, Германиядә университетта укыган. Аннары Берлин университеты докторы, Гамбургта доцент булган.
1936 елдан соңгы елларынача бәйнә-бәйнә сөйләде якташым. Акыл җәясе соң чиккә кадәр тартылган. Аннары Анкарада тюркология-монголистика буенча дәресләр укыткан, профессор булган. Шәкертләрнең дә күп булуына тукталдык. Йосыф Акчураны күреп белүен, Гаяз Исхакый белән бергә эшләвен, Габдулла Батталның да кабере Анкарада булуын бәян итте әңгәмәдәшем. Җәмәгатенең Рана ханым икәнлеген дә, баш министрлыкта эшләүче кызы Зәйнәп турында да әйтте.
Сугыш вакытында берничә меңәрләгән татар-башкорт әсирләрен үлем-нән саклап калуы хакында да сөйләштек. Әле бүген дә дәү әтиләре, әтиләре хакында белүчеләр дә бардыр дип ышанам.
Шәхесләр һәм дәверләр... Әхмәт Тимер Ризаэддин Фәхреддинне, Кәш- шаф Тәрҗеманины, Габдулла Сөләйманины, Зыя Камалины күрүе, Муса Җаруллаһ белән Анкарада очрашуы хакында да, әнисе белән бик дус булган Мөхлисә Бубины белүе хакында да ис- кә алды.
Мин галимнән язган иҗат-әсәрләре хакында сораштым.
- Үзем язган 250 әсәрем бар. Хәзер 260 булды. Үземнең тәрҗемәи хәлемне язам, 3 том итеп. Беренче том - Та- тарстан, икенче том - Алмания, өченче том - Ватаным Төркия турында. Ике томы басылды. 3 нче том әле басылмаган. Язганнарымны җәмәгатем Рана компьютерда җыя. Китапларымны җибәрермен үзегезгә, - диде.
Очрашуыбыз ахырына якынлаша. Кү- ңел җепселләре киеренке. Әхмәт Тимердән: "Татарстанны сагынасызмы?" - дип сорадым. Мин аны хәзер аңлыйм, галим күңеле чайкалгандыр, чайпалгандыр. Балачакның самими, иң кадерле, ихлас сагыну, җирсәү хыяллары нәзекләнеп тартылды, сузылды бит! Түбәндәгеләрне сөйләгәндә үз хәлен генә белгәндер:
- Әлмәттә кармак салып, Зәй буенда балык тоткан заманнарны һич онытмыйм. Әрәмәләрдә кара, кызыл карлыган, бөрлегән җыйган вакытларны сагынам. Әрекмәннәре, кычытканнары, әремнәрне, сары алабуталары күз алдына килеп йөдәтә".
Без галимнең тормыш корабында йөзгәндәй булдык. Уйларга күмелдек... Балачак тарихына сәяхәт кылдык. Мин әле булса бу гаҗизләнү уйларыннан айный алмыйм. Туган төбәген шушылайлар юксынуын, туган җирнең, туган та- мырларның кадерләрен белергә чакыручы патриотик трибун итеп тә күрәм мин Әхмәт Тимерне.
Әхмәт Тимернең үз орбитасы булган. Ни хәл итмәк кирәк. Аны һәрчак Әлмәт - туган якларында узган сабыйлыкның бәллү бишеге сиртмәсенең тирбәлүе гомере буе озата барган. Еракта булса да, туган җире туфрагыннан яшәү суты алган...
Әхмәт Тимер хакында китап чыгу бик зур әһәмияткә ия. Туган тамырларга кай- ту - милләтнең киләчәген тәрбияләү дигән сүз бит ул.
Татарсөяр якташыбыз Әхмәт Тимер Аллаһ Сөбханәһә вә Тәгалә яралткан барлык бәндәләренә дә олы ихтирам вә хөрмәтен белдереп яшәгән, аларны татулаштырган, берләштерүгә омтылган. Күп телләр белүе һәм шулар аркылы адәм балаларына белем-гыйлем биреп, бер-берсенә игелекле булырга чакыруы белән ул әле олы гуманист та иде. Татарстанда динара, милләтара дуслыкны саклау юнәлешендә без мөселман хатын-кызлары да үз өлешебезне куярга тырышабыз икән, димәк, без дә гуманист Әхмәт Тимернең эшен дәвам итүчеләр дип саналырга хаклыбыз дип уйлыйм.
Ә. Әдиятуллина (Һәдия, Саръяз)
"Мөслимә" иҗтимагый оешмасы рәисе,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: