Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

"ЗөЛәйлә" кызлары икәү калган?

"ЗөЛәйлә" триосы кызлары өчәү булса да, соңгы арада төркем ике кешелек составта ешрак күренә башлады.

Баксаң, эш болайрак икән. "ЗөЛәйлә" триосының рәсми эш урыны - "Казан" милли-мәдәни үзәге, ягъни шәһәр филармониясе. Билгеле булганча, трио солисты Зөлфия Вәлиева параллель рәвештә К.Тинчурин театрында да эшли. Һәм ул һәрвакыт театрның үзе өчен беренче урында булуын әйтә. Соңгы араларда Зөлфиянең спектакльләре һәм трионың концертлары еш туры килә башлаган, шуңа күрә кызлар икәү генә чыгыш ясарга мәҗбүр. Чираттагы зур гастроль турына бара алмагач, Зөлфиягә филармониядән китәргә туры килгән. Филармониядә эшләүче "ЗөЛәйлә" хәзер ике кешелек составта. Ләкин эштән тыш чакырган җирдә алар өчәү барып җырлыйлар икән.

Intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса