Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Үзизоляция режимыннан соң Татарстанда аерылышу турында бер генә гариза да тапшырмаган

Бу турыда Андрей Кузьминга әңгәмә барышында ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе начальнигы Гөлшат Нигъмәтуллина сөйләгән.

"Пандемия шартларында аерылышучылар саны 90% ка кимегән. Бу чикләү чаралары белән бәйле. Без 12 майдан эшли башладык, әлегә аерылышу турында гариза юк»,- дип хәбәр иткән ул.

Үзизоляция кешеләрне үз тормышларын үзгәртергә мәҗбүр иткән. Алар бергә булу һәм кризистан бергәләп кенә чыгарга мөмкин икәнлеген аңлаганнар, дип саный Гөлшат Нигъмәтуллина.

Татарстанда иң ныклы гаиләләр Әтнә, Балтач, Чүпрәле, Ютазы районнарында яши. ЗАГС идарәсе начальнигы моны гаилә традицияләренең саклануы һәм гаилә нигезләрен саклавы белән бәйли.
 

Фото:архив/Михаил Захаров

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса