Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Жанна Фрискега дәвалану өчен “Первый канал” тарафыннан җыелган акчага Татарстаннан 2 яшьлек кызның гомере саклап калынган

Акция барышында барлыгы 68 миллион сум акча җыелган иде, шуның 30 миллионы авыру балаларны дәвалауга бирелде.

Ике күз челтәрендә дә онкология ачыкланган Татарстаннан 2 яшьлек Амелиягә дә өлеш чыкты.

Куркыныч авыру балада тугач ук билгеле була. Аны химиотерапия белән дәвалый башлыйлар. 1 яше тулгач, уң күзен алып, кыйммәтле протез урнаштыралар.

Германиядә, аннан соң АКШта лазер белән дәвалау курслары узганнан соң, яман шеш чигенә башлый. Әмма хәзер 2-3 ай саен АКШка барып тикшеренеп тору кирәк. Моңа кадәр чыгымнарны гаилә үзе күтәрә. Баланың әтисе, үзенең дә күрү сәләте начар булган инвалид, 30 яшьлек Руслан Галимов әйтүенчә, дәвалануга аларның мөмкинлекләре беткән. Ул акча бүлеп биргәне өчен җырчыга рәхмәтле. Хәзер кызның дәвалауны уңышлы тәмамлап чыгу ихтималы зур, дип хәбәр итә "Комсомольская правда".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса