Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Жанна Фриске һәйкәле булдырылачак

Хәзерге вакытта мәрхүмә җырчының якыннары озак вакыт эзли-эзли тапкан сынчылар үз эшен төгәлләү белән мәшгуль ди.

- Безнең өчен иң мөһиме - һәйкәлнең Жаннабызга охшаган булуы, - дип фикерләре белән уртаклаша мәрхүмәнең кыз туганы Наташа. - Каберенә постамент ясаган оста безгә Левон Манукян һәм Иван Волковка мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Алар белән телефоннан сөйләшкән вакытта беренче үрнәкләрне балчыктан кул белән ясарга тәкъдим иттеләр. Башка осталар белән исә макетның компьютерда 3D форматында ясау мөмкинлеге хакында гына сүз барды, - ди ул.
Һәйкәлне 5 сентябрьдә ясый башлаганнар. Осталар сүзләренчә, иң авыры Жаннаның битен ясау булган. Туганнары җибәргән фотосурәт буенча 4 вариант әзерләгәннәр, берсен Фрискеның тере чагындагы буенда (165 см + 5 см үкчә биеклеге) ясалган макетка беркетелгән, - ди Левон.
Нәтиҗәдә Жаннаның әнисе һәм сеңлесе әер вариантны сайлап алганнар һәм бераз эшләп бетерергә сораганнар. Һәйкәл 2-3 атнадан әзер булырга тиеш ди. Аны Жанна Фрискеның кабере өстенә ак мәрмәргә утыртып куярга җыеналар. Һәйкәлне арка тулыландырылачак, анда ниләр язылачагын мәрхүмәнең туганнары әле хәл итмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса