Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Үзеннән-үзе төзәлергә сәләтле синтетик тире уйлап табылган

АКШ галимнәре кагылуларны сизә, үзеннән-үзе төзәлергә сәләтле булган синтетик тире уйлап тапканнар. Моңа Стэнфорд университеты каршындагы инженер мәктәбе галимнәре ирешкән.

Әлеге тикшерүләр авторы Чженань Бао сүзләренә караганда, элегрәк мондый материаллар инде уйлап табылган булса да, иң яхшы дип саналганнары да кимчелекләргә ия була. Беренчеләре югары температура шартларында гына үзеннән-үзе төзәлергә сәләтле булса (бу көндәлек тормышта кулланып булмый дигән сүз), икенчеләре исә бүлмә температурасында да төзәлүгә ирешкән. Тик әлеге процесс материалның структурасын үзгәрткән һәм нәтиҗәдә төзәлү бер генә тапкыр башкарылган.

Бао җитәкчелек иткән физиклар командасы исә углеводород полимеры һәм никельдән ясалган нанопорошок катнашмасы ярдәмендә яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Тире материалы бозылган очракта углеводород чылбыры (үз табигате буенча бик сыгылмалы) молекулалар "өзелгән" урында кабат ялганырга сәләтле. Никель исә ясалма тирене ныклы һәм үткәрүчән итә.

Галимнәр әлеге материалны сынап карарга уйлыйлар һәм "тире"не кисеп карыйлар. Аннан бу өлешләрне бер-берсенә якын китерәләр. Берничә секунд эчендә "яра" 75%ка "төзәлә", ярты сәгатьтән исә аның эзе дә калмый. Бер урынны 50 тапкыр кисү дә шул ук нәтиҗәне бирә.

Уйлап табучылар фикеренчә, материал бик "сизгер"дә. Мәсәлән, ул кул кысышканда барлыкка килә торган басымны "тоярга" сәләтле. Бу исә аны кул, аяк протезларын ясаганда кулланырга мөмкинлек бирә. Аннан, полимер кулланып ясалган электр җайланмалары, үткәргечләре кыйммәтле ремонттан башка гына үзеннән-үзе төзәлү сәләтенә ия булачак.

"Российская газета" материалы буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250