Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Үзе командировкада булганда машинасында исерек каравылчы йөргән

39 яшьлек ир-ат үз машинасын стоянкада таба алмагач, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Чаллы полициясе тиз арада машина югалу вакыйгасын һәм кайдалыгын ачыклаган.

Машина штрафстоянкада булып чыккан. Соңрак ачыкланганча, ЮХИДИ исерек каравылчы утырган машинаны туктаткан икән. Ул исә аны хуҗа калдырып киткән сәнәгать базасындагы машина кую урыныннан алган. Каравылчы хуҗаның ачкычларны кая куйганлыгын белгән булган. 43 яшьлек бу ир-ат элек тә җинаять җаваплылыгына тарттырылганлыгы мәгълүм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса