Әлмәт таңнары

Үз чәебез булачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның хәлиткеч «кирәк» дигән сүзе белән хупланган идея - чәй фабрикасы төзү буенча татар-төрек уртак проекты тулы куәткә тормышка ашырыла. Тиздән, август аенда Азнакайда чәйне капларга тутыру фабрикасы эшли башлаячак. Фабрика 300 млн сумга барып төшә. Аның өстәмә инвесторы булып элегрәк «Түбәтәй» милли фастфуды челтәренә инвестицияләр керткән...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның хәлиткеч «кирәк» дигән сүзе белән хупланган идея - чәй фабрикасы төзү буенча татар-төрек уртак проекты тулы куәткә тормышка ашырыла.

Тиздән, август аенда Азнакайда чәйне капларга тутыру фабрикасы эшли башлаячак. Фабрика 300 млн сумга барып төшә. Аның өстәмә инвесторы булып элегрәк «Түбәтәй» милли фастфуды челтәренә инвестицияләр керткән ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов Директорлар советы рәисе булган «Ядран-Ойл» ЯАҖ тора. Якынча бәяләүләр буенча, фабрикада җитештерелгән күләмнәр Татарстан ихтыяҗын 40 процентка кадәр тәэмин итәчәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: