Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Юрист җавап бирә

Сезнең сорауларга Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының хокук идарәсе начальнигы Фәридә Хатыйп кызы Шәйхуллова җавап бирә.


- Мин үз йортым белән яшим. Күптән түгел күршеләрем белән аңлашылмаучылык килеп чыкты. Моңынчы мин алар йорты яныннан машинада иркен үтеп йөри ала идем (эш шунда, безнең йортлар зур юлдан астарак урнашкан), шушы көннәрдә алар бу юлны яптылар. Йорт каршындагы территория алар милке булып саналамыни? Алар хаклымы? Мин закон нигезендә алардан каршылык тудырмауларын, ягъни юлны кабат ачуларын, таләп итә аламмы?
И.ШАКИРОВ

- РФ Гражданнар кодексының 264 нче маддәсе 2 нче пункты нигезендә җир участогының милекчесе булып тормаган кеше участокны биләү һәм аннан файдалануга хокукларын законда яки милекче белән килешүдә күздә тотылган шартларда һәм күләмнәрдә тормышка ашыра. РФ Хөкүмәтенең 2006 елның 15 ноябрендәге 689 санлы "Дәүләт җир контроле турында"гы карары нигезендә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль службасы һәм аның территориаль органнары хокук бирүче документлар булмаган хәлдә җир участокларын үз белдеклегең белән биләүгә юл куймау турындагы җир законнарының үтәлешенә контрольлек итәләр.
Шуңа бәйле рәвештә Сез Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең дәүләт җир күзәтчелеге бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз. Ул түбәндәге адрес буенча урнашкан: 423450, Әлмәт шәһәре, Герцен урамы, 86 нчы йорт, 2 нче бүлмә, тел.: 38-26-10. Яки җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасының муниципаль җир контроле бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Ул РФ Җир кодексының 72 нче маддәсе нигезендә муниципаль җир контролен тормышка ашыра. Адресы: 423450, Әлмәт шәһәре, Тукай проспекты, 9 а, 102 нче бүлмә, тел.: 43-86-87.
Шулай ук Сез килеп туган бәхәсне судта да хәл итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250