Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

ЮНЕСКО мәдәни мирасы исемлегенә яңа ядкәрләр кертелде

23 июньдә ЮНЕСКО үзенең еллык утырышында Иран, Таҗикстан, Германия, Төньяк Корея, Польша, Украинадагы 5 табигый һәм 14 мәдәни ядкәрне "кабатланмас кыйммәте өчен" үзенең мәдәни мирас исемлегенә кертте. Алар арасында Болгар һәм Зөя юк.

1 Тәһрандагы Гөлистан Сараенда 1779 елда хакимияткә килгән Каҗар төркиләре чорында хөкүмәт урнашкан булган. Тәһран ул чакта башкала статусын алган.


2. Фарсы архитектурасында XVIII һәм XIX гасырның көнбатыш йогынтысы да сизедә. Сарайның иң борыңгы өлешенә 400 ел.


3 Гөлистан тарихи комплексына 17 сарай, музейлар һәм заллар кергән.

4 Каҗар нәселе чорында 1925 елга кадәр Гөлистан сарае сәнгать һәм архитектура үзәге буларак танылганылган.

5 Памир тауларындагы бу парк Таҗикстанда ЮНЕСКО мирасы булган беренче урын. Парк илнең көнчыгышында 2.5 млн һектар җирдә урнашкан.


6 Төбәктә кайбер тауларның биеклеге 7 мең метрга җитә. Җир тетрәүләр еш булган бу якларда кеше аз яши.

7 Евразиядәге тауларның бу иң биек урынын ЮНЕСКО үз исемлегенә геологияне өйрәнүдәге кыйммәте өчен кертте. Паркта 1 меңнән артык бозлык, 170 елга, 400 күл бар.

8 Бу агач чиркәүләрне XVI-XIX гасырларда көнчыгыш Польша белән Украинага кергән Карпат ягында христианнар һәм грек католиклары төзегән.

9 ЮНЕСКО бу чиркәүләрнең кыйммәте "христиан дизайны белән җирле традицияләр үрелеп баруда", ди.

10 Чиркәүләргә диварлардагы рәсемнәр, сигезпочмаклы манаралар хас.

11

12 Хәзерге вакытта Кырымның көньягы булган урында дорлар (греклар) V гасырда (б.э.к.) Херсонес Таврика исемле борыңгы шәһәргә нигез салган. Кала греклар, романнар һәм Византия империясе, шулай юк Кара диңгез буенда яшәүчеләр өчен алыш-биреш үзәге булган.

13 Херсонес шәһәре диварлары. Кала XV гасырга кадәр чәчәк аткан.

"Азатлык радиосы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250