Юлия Липницкаяның Татарстанга яшәргә килүе ихтимал
Татарстан фигуралы шуу федерациясе кызга шундый тәкъдим белән чыккан.
Юлиягә Казанда тренировкалар өчен барлык шартларны тудырырга ышандыралар. Шулай ук спортсмен кызның төрле ярышларда катнашырга баруын исәпкә алучы гимназиядә дә урын биреләчәк.
15 яшьлек укучы өчен Казанда татар телен өйрәнү генә авырлык тудырачак. Әмма безнекеләр бу мәсьәләдә аңа репетиторлар белән ярдәм күрсәтәчәген инандыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа