Юл-транспорт вакыйгасы: пассажир һәлак була, өч кеше нык имгәнә
Түбән Камада Соболековская трассасында бүген коточкыч юл-транспорт вакыйгасы булды. Югары тизлектә барган "ВАЗ-2110" автомобиле "КАМАЗ"га килеп бәрелә.
Нык бәрелүдән җиңел автомобиль каршы як полосага очып төшә һәм шулкадәр дәрәҗәдә сытыла ки, кабинадан пассажирны алу өчен МЧСны ярдәмгә чакырырга туры килә.
Авария нәтиҗәсендә "ун"лының шоферы һәм машинада утырган хатын-кыз, ир-ат, алты яшьлек кыз бала кичекмәстән шифаханәгә озатыла. Ир-ат реанимациядә үлә. .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа