Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Юл-транспорт һәлакәтенә очраган автобус пассажиры, баланың, хәле авыр дип бәяләнә

ТР Саба районында юл-транспорт һәлакәтендә 11 кеше зыян күргән, аларның өчесе үлгән, дип белдерделәр "Татар-информ" МА на ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.


Һәлакәт спортчы балалар утырган "Фиат Дукато" микроавтобусы һәм җиңел машина катнашында булган. Җиңел машинадагы кешеләр үлгән.
Хәзерге вакытта ике олы кеше Республика клиник хастаханәсенең травматология үзәгенә озатылган. Авыр хәлдәге бер балага махсуслаштырылган үзәктә оператив дәвалау таләп ителә. Республика клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары С.Кривошапко белән киңәшләшү нәтиҗәсендә, баланы Республика клиник хастаханәсенә алып килергә дигән карарга килделәр. Тагын ике баланың баш мие селкенгән, алар тикшерү узалар, 5 бала өйләренә кайтарылган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250