Юл һәлакәтләре 33 кеше башына җиткән
2014 елда Әлмәттә 304 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Аларда барлыгы 33 кеше үлгән, 427 се төрле тән җәрәхәтләре алган. Чагыштыру өчен: узган ел 241 юл һәлакәтендә 36 кешенең гомере өзелгән. Статистика шуны күрсәтә, Әлмәттә юл фаҗигаләре елдан-ел арта бара, җәрәхәт алучылар да арта, әмма үлүчеләр саны азая. Үлүчеләр күбрәк машина бәрелешендә күзәтелә. Икенче урында машина белән кеше бәрдерү тора. Исерек көе руль артына утырып 22 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 10 кеше үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа