Әлмәт таңнары

Юл һәлакәтендә өч яшьлек бала зыян күргән

ВАЗ-2114 автомобиле руле артындагы хатын-кыз исерек булуы сәбәпле руль белән идарә итә алмый башлый һәм икенче бер машинага бәрелгәннән соң, юлдан чыгып оча.

Юл-транспорт һәлакәте 11 май кичендә Чистай-Түбән Кама юлында була. Нәтиҗәдә ханым үзе һәм аның ике пассажиры, шул исәптән өч яшьлек сабый авыр тән җәрәхәтләре алалар. Баланың баш мие селкенә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: