Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Юл хәрәкәтен бозу үлемгә китерде

26 майда көндезге сәгать берләр тирәсендә Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт юлында юл-транспорт һәлакәте була.

Норлатта яшәүче 54 яшьлек шофер "КамАЗ" автомашинасында Әлмәттән Зәйгә таба барганда юл чатыннан читтә юлдан борылганда "ВАЗ-2110" автомобиле белән бәрелешә. "ВАЗ-2110нең 26 яшьлек шоферы юл хәрәкәте кагыйдәсен бозып, уң як юлның буш булуына да карамастан, сул полосадан хәрәкәт итә, өстәвенә тизлеге дә югары була. Бәрелешү нәтиҗәсендә "унлы"ның 54 яшьлек пассажиры һәлак була, ә шофер һәм алгы утыргычтагы икенче пассажир медсанчастька озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса