Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Юл фаҗигасендә 3 яшьлек бала үлгән

Исерек шофер аркасында 26 яшьлек ир һәм аның 3 яшьлек малае юл һәлакәтендә җан бирә.

Фаҗига Лаеш районында була. Исерек килеш руль артына утырган шофер каршы як полосага чыга һәм каршысына килгән "җиделе" машинасы белән бәрелешә. Җиделе машинасының 26 яшьлек шоферы һәм аның артында бала кәнәфиендә утырган бала үлә. "Җиделе" машинасының алгы утыргычындагы хатын исән кала. Күп төрле тән җәрәхәтләре белән аны сырхауханәгә озаталар.

Исерек килеш руль артында булган гаепле иргә берни дә булмый. Хәзер ул полиция кулында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса