Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Югалган балыкчыны коткарганнар

Коткару службаларына 22 августта көндез бер балыкчының моторлы көймәдә йөзеп китүе һәм шуннан югалуы турында хәбәр керә.

Аның автомобиле һәм палаткасы яр буенда калган була. Ир балыкка берүзе генә килгән. Кичә иртәнге унберенчеләрдә аны Шушма елгасы тамагында ярдан табалар. Баксаң, суда аның көймәсе әйләнеп капланган һәм ул янәшәсеннән йөзеп баручы бүрәнәгә тотынып исән калган. Шулай итеп җил аны утраучык ярына китереп җиткергән. Ул шунда ярдәм көтеп яткан.

Вакыйганың сәбәбе - суда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса