Әлмәт таңнары

Йөрәк әрни

Кичә эшкә килгәндә булды бу хәл. Ана кешенең улына ямьсез сүзләр белән кычкырганын ишеткәч, йөрәгемә үтмәс пычак кадалган кебек булды. Бала култык таягында иде...

ЗАГС бинасыннан мәчет ягына таба агачлыктагы юлдан атлыйм. Миңа бер ханым каршы булды. Аңа игътибар юнәлтмәдем, ә менә арттарак атлаучы 10-11 яшьлек малайның култык таягында интегеп атлап баруы шунда ук күземә ташланды. Аягын гына авыртырган, сындырганга ошамаган, бала язмыш тарафыннан кыерсытылган иде булса кирәк. Башымнан шунда ук уй узды: "Алла ярдәм бирсен, авырлык белән генә хәрәкәтләнә, нишләп янында берәр кеше юк микән?" Шул вакыт артымда үзәк өзгеч тавыш ишеттем: "Син тизрәк атлый аласыңмы? Күпме көтеп барырга сине?" Ирексездән, борылдым: йөзләре усаллык белән тулган, кыяфәтенә караганда бөтен дөньяга ачуы кабарган ханым туктап тора. Малай адымын тизләтергә ашыкты...

Аның йөрәге болай да яралы ич! Бала күңеле пыяла кебек, юктан да ватылырга тора. Үзе сорап алганмени ул гариплекне?! Яшьтәшләре рәхәтләнеп хәрәкәтләнгәндә, футбол, хоккей уйнаганда, аның нинди кичерешләргә бирелгәнлеген үзе генә аңлыйдыр, сабый. Ә монда әни - аны аңларга, куәтләргә, ярдәм итәргә тиешле кеше аңа җикереп дәшә. Андыйларны әни дип әйтергә тел дә әйләнми.

Кәефле генә башланган иртәм бозылды...

Кызганыч, заманасы шундый, төрле авыруларга дучар булып туучылар ешайды. Моның сәбәбен беренче чиратта кешеләрнең үзләреннән эзләргә кирәктер: дөрес яшәү төшенчәсе тәмам буталды, замана афәтләре һаман саен безнең өскә баса бара. Туктарга һәм уйланырга иде...

...Бала да күңеленнән елагандыр. Аның да көне ямьсез башланды. Йөрәк әрни.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров