Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Йорт хайваннары өчен түләргә туры киләчәк?

Халыкның гына түгел, йорт хайваннарының да исәбен алырга җыеналар, җәмәгать. Россия Дәүләт Думасы депутатлары эт-мәчеләрне терки башларга тәкъдим ясаган. Бу хакта Россия Дәүләт Думасының экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисе урынбасары Владимир Панов хәбәр иткән.

Шул рәвешле хөкүмәт йорт хайваннарын исәпкә алу һәм идентификацияләү кагыйдәләрен билгеләүче документ әзерләгән. Аны төзегәндә депутатлар 2015 елда кабул ителгән "Ветеринария турында"гы законга нигезләнгән. Проект авторы сүзләренә караганда, йорт хайваннарын теркәү түләүле булыр, дип фаразлана. Тик әлегә аның төгәл суммасы билгесез. "Әлеге закон гамәлгә керә калса, кайчандыр җан дуслары булган эт-мәчеләрне ташлап киткән, алардан баш тарткан намуссыз хуҗаларны фаш итеп, дүрт аяклы дусты милек яки кеше сәламәтлегенә зыян китергән очракта хуҗа кешегә җаваплылыктан качу өчен киртә тудырачак", - ди Панов. Депутатлар йорт хайваннарын чиплаштыра башларга да тәкъдим итә. Махсус реестрга теркәүдән аермалы буларак, әлеге хезмәт бушлай булачак, дип ышандыралар.

http://shahrichalli.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса