Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Йоннары тырпайган, ябык күгәрчендә кеше өчен куркыныч авыру булырга мөмкин бүген ул Кайбыч кошларында табылган

Кайбыч күгәрченнәрендә кешеләр өчен куркыныч чир табылган Россельхознадзор Кайбыч районында күгәрчәннердә Б.Ньюкасл вирусы тапкан. Әлеге вирусның, кошлардан кешеләргә күчеп, сулыш юлларына һәм баш миенә зыян китерү куркынычы бар икән.


Россельхознадзорның ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы урынбасары Рифкат Шәйдуллин сүзләренчә, Б.Ньюкасл вирусы - кошлар арасында бөтен дөньяга таралган иң хәтәр авыруларның берсе. Чир сулыш юллары аша күчә. Күгәрченнең аны йоктыруын йоннары тырпаеп торудан, ябыгуыннан белеп була. Чирле күгәрчен йоннарын кабартып, күзләрен йомып утыра, әйләнә-тирәдәге хәлләргә игътибар итми, аның канатлары, аягы, койрыгы, муены параличланырга мөмкин. Чир эләктергән кошның 2-9 көннән үлүе дә бар, дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан".

Б.Ньюкасл вирусы кешегә дә күчәргә мөмкин. Кешегә ул вируслы тузан сулаганнан яки юмаган кулы белән күзен сыпырганда эләгә. Чир йоктырган кеше үзен салкын тидергән кебек хис итә, анда конъюнктивит башланырга, тән температурасы күтәрелергә мөмкин. Б.Ньюкасл вирусы сулыш юллары эшчәнлегенә зыян сала, балаларның баш миенә дә зыян китерүе бар. Игътибарлы булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса