Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Йокласаң да, килә ул

Россия халкының 47 проценты Яңа елны өйдә, гаи­ләләре белән каршы алырга җыена.

Ә 3 проценты бу төндә ресторанда кичке аш ашарга, 15 проценты фейерверк карарга, бәйрәмдә катнашырга, ә 4 проценты аны йоклап үткәрергә ниятли.

Яңа елны өйдә каршылауны россиялеләрдән дә ныграк яратучылар бар икән. Бу - японнар. Аларның 56 проценты Яңа ел бәйрәмендә өйләрендә булачак. Көньяк Корея халкының 43 проценты, венгрлар, америкалыларның 42 проценты да шулай ук эшләргә җыена. Сораштыруда катнашкан һәр унынчы кеше Яңа елны бәйрәмдә катнашып, фейерверк карап үткәрәчәген әйткән. Индонезиядә яшәүчеләрнең 30 проценты, һиндларның - 23, бразилиялеләрнең - 20, Австралия һәм Көньяк Африка республикасы халкының 18 проценты да бәйрәм итүнең шушы төрен сайлаган. Россиядә андыйлар 15 процент кына. Яңа ел төнендә ресторанга барып кичке аш ашарга җыенучылар да әллә ни күп түгел. Россиядә һәм Европа илләрендә бары 3 процент, Америкада - 9, Кытайда - 21, Һиндстанда - 29 процент халык Яңа елны шулай каршы алачак. Планетаның һәр унынчы кешесе Яңа ел төнендә йокысын туйдырырга ниятли. Америкада мондыйлар - 13, Россиядә - 4, Япониядә - 23, Австралиядә - 19, Кытайда - 17 процент.

Өйдән кала, Россия халкы өчен Яңа елны каршылау өчен иң кулай урыннар булып шәһәр читендәге йорт, ресторан, ял базасы яки кафе санала. Шулай ук Россия халкы арасында Яңа елны паромда, теплоходта, сауна яки кунакханәдә каршыларгы җыенучылар да бар. Россиядәге ял урыннары арасыннан Кавказ, Кемерово өлкәсе, Алтай крае курортлары белән кызыксынучылар шактый. Бәйрәмне өйдә үткәрмәүчеләрнең тагын бер өлеше исә быел Яңа ел каршылау урыны итеп Финляндия, Белоруссия, Чехия, Мисыр, Франция, Эстония һәм Италия кебек илләрне сайлаган.

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250