Әлмәт таңнары

Йөрәкләр боз булып катмасын!

Олы яшьтәге кешеләрдән еш кына хәл-әхвәлләрен сорашкач: "Картлык шатлык түгел шул", - дигән сүзләрне ишетергә туры килә.

Дөрес, өлкәннәребез арасында тормышларына шөкерана итеп, шатлана-шатлана бәхетле картлык кичерүчеләр дә бар. Аларга карап сөенми мөмкин түгел. Ә менә юл кырыйларыннан, чүплектән пычрак, калдык-постык әйберләр җыючы, хәер сорашып утыручы, шәһәр урамнары буйлап кая бәрелергә белмичә йөргән әби-бабайларны күреп йөрәк әрни. Аларның күбесенең балалары, якыннары бар югыйсә.

Әйе, төптәнрәк уйлап карасаң, картлык чынлап та шатлык түгел кебек. Яшьлек узган саен буыннар сызлый, тәннең төрле өлеше сыкрый. Төннәрен шәһәргә бер күз салыгыз әле сез: өлкәннәр гомер кичерә торган күпчелек йортларның тәрәзәләрендә тонык ут сирпелә яисә әле тегендә, әле монда йөрүче шәүлә күренә. Сызланулары шулай йокы бирми өлкәннәргә. Тән сыкравы гына булса бер хәл, җаннарына да тынгылык таба алмый кайберәүләре. Картаймыш көнемдә ялгызыбызны калдырмаслар, тәрбияләрләр дип төн йокыларын бүлә-бүлә үстергән балалары шулай үзәкләрне өзә. Әти-әниләренең хәлен белмәүче, картларны язмыш кочагына ташлаучы балалар белән беррәттән җанны өшетерлек гамәлләр кылып торучылары да очраштыргалый. Мисал эзләп еракка барасы да юк. Кайгылары белән соңгы чиккә җиткәч, сабыр касәләре тулып ага башлагач, редакциягә эч бушатырга килә андыйлар. Әнә бер әбине улы фатирыннан куа. Әнисә апа кайбер көннәрдә урамда йөрергә мәҗбүр. Танышларында төн уздырган чаклары да еш була. Улының сүзен тыңлаганга үкенепләр бетә алмый ул бүген.
Әнисә апа - авыл кызы. Гомер буе авылда яшәгән, терлекчелек тармагында эшләгән. 20 яшендә Кадыйр атлы егеткә тормышка чыккан. Яшьләр башта өлкәннәр белән торганнар, аннан иренең төп нигезенә янәшәдә генә йорт җиткереп шунда күчкәннәр. Уллары Әнәс тугач, гаилә түгәрәкләнә төшкән. Тик аңа эне-сеңел алып кайту гына насыйп булмаган. Шулай итеп, Әнәс бердәнбер бала булып үскән.
- Иркә булып үсте шул. Минем әни дә, кайнанам белән кайнатам да гел "улым-улым" дип кенә тордылар, сораган бар нәрсәсен алып бирергә тырыштылар. Әтисе дә бер генә бала, өстәвенә малай да булгач, әллә ни авыр сүзләр әйтмәде, ярамаган берәр гамәл кылса да, кичерде, күз йомды, - ди Әнисә апа.
Әнәс авылда сигез сыйныф тәмамлагач, калага китә. Башта шоферлыкка укый, аннан слесарь белгечлеген дә үзләштерә. Гомер әкрен генә уза тора. Башта Әни-сәнең әнисен җирлиләр, аннан каты авыру Кадыйрның әнисен алып китә. Янәшәдә генә булгач, кайнанасын да, кайнатасын да тәрбияләү тулысы белән Әнисә җилкәсенә төшә. Ул өлкәннәргә килен булып төшкән көннәрендәге кебек үк тәмле телен, ярдәмен кызганмый. Кайнатасы урын өстенә калгач, аны да яшь баладай тәрбияли.
- И, Ходаем, урын өсләрен-дә генә калдырма, кеше күзенә карап ятарга туры килмәсен дип гел тели идем. Һич кенә дә менә шулай урамда, бердәнбер улымның типкесендә йөрермен дип күз алдына китермәдем. Әтисе белән ничек тырыштык без аны аякка бастырырга. Кадыйрның: "Улым, шәһәрдә генә кал, монда колхоз эшендә чиләнмә. Су ташыйсың, кышка утын әзерлисең булмас", - дигәне әле дә хәтердә. Безнең чорда өйләргә хәзерге кебек газ кермәгән иде шул әле. Хәзер әнә утын да кирәкми, су да күп кешенеке өйгә кертелгән, мунча да газга көйләнгән, безнең сыман әллә ничәшәр баш мал-туар да асрап интекмиләр. Ялгыштык Әнәсне шәһәрдә калдырып. Мондый бәгырьсезгә әйләнмәс иде, - диде Әнисә апа яшьле күзләрен сөртеп.
Әнәс армиядән кайткач шәһәрдә шофер булып эшкә урнаша. Өйләнгәч, әти-әнисе аңа мал-туар сатып, булган акчаларының барысын да туплап кооператив фатир алып бирә.
Тормыш шатлыклардан гына түгел, кызганычка каршы, кайгы-хәсрәтләрдән дә тора. Яман шеш 58 яшендә Кадыйр абыйны да алып китә. Әнисә апа шулай итеп бер үзе торып кала. Әлбәттә инде, ул бердәнбер улына ярдәм итүен дәвам итә, авыр булса да алар өчен бакча тота, мал асрый. Пе-чәнне, фуражны пенсия акчасына сатып ала. Ә Әнәс җәйләрен балыкка йөреп уздыра.
Балалар үскән саен ике бүлмәле фатир кысан була бара. Җитмәсә кияүгә чыккан кызы да әтиләре өендә төпләнеп кала. Башта Әнәснең: "Әни, әйдә, өеңне сат та безгә кил", - дигәненә бик игътибар итми ана. Әмма улы кайткан саен әнисен ныграк үгетли бара. "Өеңне, кошларыңны сатыйк та, зуррак фатир алыйк. Син дә янда булырсың, безгә дә җиңелрәк булыр" - мондый сүзләр бик еш ишетелә башлый.
- Ирем белән гомер кичергән нигезне, туган авылымны бер дә ташлыйсым килмәгән иде. Күршеләр дә, туганнар да: "Юләр-ләнеп, улың сүзенә ышанып китә күрмә тагын", - дип әйтеп тордылар. Әнәс: "Син нәрсә, әни, оныгыңның бәхетле булуын теләмисеңмени? Әнә, яшәргә урыннары булмагач аерылышырга йөриләр, ә Венера авырлы. Сиңа рәхәт, берүзеңә бер өй. Мондый проблеманың нәрсә икәнлеген дә белмисең. Я өйне сатып безнең янга күченәсең, я мин авылга бүтән кайтмыйм", - дигәч, ризалашудан бүтән чарам калмады. Улыма авылга кайтып торырга тәкъдим иткән идем, тагын кычкырырга тотынды. Хәзер бит күпләр авылга кайтып, әби-бабай нигезен яңартып, менә дигән итеп яшәп яталар, - дип сөйләде үзе турында Әнисә апа.
Йорт, кош-корт, мал-туар сатыла, картаймыш көнгә, үлемтеккә булыр дигән акчалар да түшәк астыннан алына. Булган барлык акчаларны җыеп, фатирны зурракка алыштыралар. Баштарак Әнисә апаның кирәге чыга. Пенсия акчасын да тиененә кадәр балаларына биреп бара ул. Соң-рак, бигрәк тә икенче оныгы хатыныннан аерылып кайткач, артык кашыкка әйләнә башлый. Ә инде килене пенсиягә чыккач, кайнанасын бөтенләй күралмас дәрәҗәгә җитә. Кухняга чәй эчәргә чыкса яисә залга керсә, "йөрмә әле аяк астында буталып", "күз көеге булдың инде" дигән сүзләргә дучар була Әнисә апа. Оныгы белән бер бүлмәдә йоклаган әби моннан да арта башлый. Җиткән ир-егетнең дөбер-шатыр музыка акыртуына, салгалап кайтканына күз йомган әти-әни аның: " Әбидән картлар исе килә. Минем бүлмәдән алыгыз аны", - дигәнен бик тиз күтәреп ала һәм: "Туйдырды инде ул. Кая куйыйк без аны, шул картлар йортына озатсак кына инде", - ди. Йөрәккә кадала торган моның ише авыр сүзләр, ишекне ачмыйча кертми торулар, ач тотулар бик еш булып тора.
Бала - бәгырь җимеше. Әнисә апа да эчен бушатып, елап туйгач, улын акларга тырышып карады. Әйе, бала ничә яшьтә булса да, нинди генә начарлыклар эшләсә дә газиз булып кала икән. Бу урында халык арасында йөргән бер гыйбрәтле хикәятне китереп узасы килә. Хәләл җефете булырга тәкъдим ясаган бер егеткә кыз: "Әниеңнең йөрәген китерсәң генә сиңа кияүгә чыгам", - дигән. Егет әнисен үтергән. Йөрәкне тотып барганда абынып егылган. Шул чак йөрәк телгә килеп: "Балам, берәр җирең авыртмадымы?" - дип сораган.
Мисалларны дәвам итәргә була. Авыр елларны үз җилкәсендә кичергән, балалары якты, мул тормышта яшәсен өчен көнне төнгә ялгап эшләгән бер бабайны да кызы төп башына утырткан. Хезмәт ветераны кызының тәмле теленә ышанып, өч бүлмәле фатирын бүлгән һәм үзенә тиешлесен оныгына яздырган. Аңа да ахыр чиктә картлар йортына китүдән башка чара калмаган.
Галим бабайның да язмышы гыйбрәтле. Вакытлыча фатирга керткән ханым бабайны бик тиз кулга ала, ышанычка керә. Әйбәт кенә күренгән өйдәш законлы никах кору белән аждаһага әйләнә. Күп тә үтми аның читтәге балалары кайтып тула һәм бабайны урамга куып чыгаралар. Кешедән кешегә йөреп туйган Галим бабай да аптырашта.
Ирексездән, әле ярый картлар йорты, интернатлар бар дип уйлап куясың. Кешеләрнең бәгырьсезлегенә гаҗәпләнерлек: балалар йортларында әти-әниле ятимнәр тәрбияләнә, картлар йортларында кызлары, уллары булып та ярдәмчесез калган ялгызлар гомер кичерә. Быел безнең Әлмәт муниципаль районыннан 6 кеше төрле интернатларга озатылган. Аларның да күпчелегенең якыннары бар.
Картлар йортында барлык шартлар тудырылса да, өлкәннәр өйләрен сагына, килмәсләр микән дип балаларын, туганнарын көтә. Ә бит картлык һәркемгә дә килә. Әти-әниләренең өлкәннәргә карата булган карашын балалар күреп үсә. Якыннарына битарафлык, каты бәгырьлелек күрсәткән, аларны язмыш кочагына ташлаган кешеләр киләчәкләрен күз алдына китерә микән? Азактан уйланыр өчен тагын бер гыйбрәтле хикәятне искә төшереп узасы килә. Бер ир карт әтисен арбага утыртып чүплеккә алып килгән ди. Әтисе белән арбаны да шушында ташлап калдырырга маташкан әтисенә карап, кечкенә малае: "Әти, арбаны ал син, монда калдырма, бабай сыман картайгач, мин сине нәрсәгә утыртып чүплеккә китерермен соң", - дигән ди.
И.Апачаева.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров