Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Йөк ташучы көнкүреш калдыклары белән үзен дә пресслаган һәм үлгән

Чүп-чар пресслау өчен җиһазланган машинада 30 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе табылган.

Вакыйга яңа ел төнендә була. 30 яшьлек йөк ташучы Казанда "Вольво" чүп-чар пресслау җиһазына эләгеп үлә. «ПЖКХ» ҖЧҖ йөк ташучысы көн дәвамында каты көнкүреш калдыклары төягән. Бервакыт кузовта ниндидер деталь эштән чыга һәм ул җиһаз эченә керә. Анда агач калдыклары эләккән була. Аларны алу белән, механизм кузгала һәм берничә секунд эчендә ир-атны да калдыклар белән тыгызлап куя. Егетнең пресс астыннан чыгарга мөмкинлеге булмый, ул урында ук үлә. Йөк ташучы машина йөртүчесе әлеге хәлне күргәннән соң, каушап, югалып кала. Шулай да коткаручыларны һәм ашыгыч ярдәм чакырта. Соңыннан машина йөртүчене шифаханәгә алып китәләр.

Фаҗига уңаеннан хәзер тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса