Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ышаныргамы, ышанмаскамы? Карабаш өрәкләренә ауга бардым

Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә кинәттән пәйда булган аңлата алмаслык җан ияләре сурәтләре тиз арада Интернет челтәре аша таралып, бөтен Татарстанны шаулатты.

Әлбәттә, фикерләр икегә бүленде: берләре моны уйдырма яки шаяру дип кабул итсә, икенчеләре бу мистик затларга ау игълан итеп төннәрен кизү тора башлады. Өрәкләрнең үзләрен очратырга өметләнмәсәм дә, вакыйга булган урынны үз күзләрем белән күреп кайтырга өметләнеп юлга кузгалдым.

Аяк тартмаган юл

Аның ише тузга язмаган хәбәрләр халыкта һәрвакыт кызыксыну уята. Шулай да әле яши генә башлаган гомеремдә бер тапкыр да шүрәле, җен-пәри һәм албасты ишеләрне күргәнем булмагач, ышанырга ашыкмадым. Татар тотып карамый ышанмый дигәндәй, мине төгәл фактлар гына кызыксындыра иде. Ә шулай да күңелдә шом бар. Аяк тартмый, бер сүз белән әйткәндә. Төнен әллә нинди маҗаралы төшләр күреп, саташып чыккач та бармаска микән әллә дигән уйлар да кергәли башлады... Ярар, Аллага тапшырдым, мин әйтәм, язмаганы булмас!

Шыксыз көннең мезелдәп торган вак яңгырыннан ышыкланып, Әлмәттән Бөгелмә якларына юл тотучы автобуска өлгерергә ниятләп автовокзалга ашыктым. Мин барасы якындагы маршрут бер сәгатьтән генә китә икән. Вакыт уздыру нияте белән киоскта күз төшкән беренче газетаны эләктердем дә дөнья хәбәрләрен барлауга керештем. Абау, монда да Англиядәге иске замок өрәкләре турында язганнар ич! XIX гасыр урталарында ук башланып киткән паронормаль күренешләр тикшеренүләр галимнәрне уйландырырлык нәтиҗәләргә китергән, ди... Язылганнарны шаккатып укып торган арада бер сәгать узып та киткән. Туктале, һаман автобусны игълан итмиләр, инде кузгалыр вакыт узып та бара түгелме соң? Йөгереп урамга чыксам, автобустан җилләр искән! Әллә әйтми калдырганнар, әллә әйтеп тә ишетмәгәнмен - бер сүз белән әйткәндә, нидер миңа бармаска куша Карабашка, бар-мас-ка!..

Розалия апа хикәятләре

Ничек итсәм иттем, Карабашка барыбер барып җиттем. Тау итәкләренә сыенып утырган бу торак пунктта җен-пәриләр ияләшүе дә ихтимал. Тирәсендә сулыклары да, сазлыклары да бар. Керә-керешкә үк ниндидер бер серле томан сарган сыман тоелды бу бистәгә. Үзем юл буйлап Карабашка атлыйм (биредә урнашкан сәнәгый базаларда сирәк-мирәк эт өргән тавышлар ишетелгәли, ләкин кешеләр күренми), үзем юлда берәрсе очрамас микән дип өметләнәм. Әһә, бер машина күренә бит! Туктатуын үтенеп кул болгавыма... выжлатып үтеп китте. Аннары тагын берсе, тагын. Бәрәкалла, әллә күзләренә өрәк булып күренәм микән боларның?!

Шикләнеп атлый торгач бәхетемә ниндидер бер гараж ширкәте сыман урыннан этләр өркетер өчен таяк тотып бер апа килеп чыкты. Адымымны кызулатып куып тоттым да кемлегемне, каян, нәрсә өчен килүемне аңлатып та бирдем. Юлдашым үзен Роза-Розалия дип таныштырды. Баксаң, Розалия апа әлеге өрәкләр белән "таныш" (күрүчеләр аларны икәү булган дип ышандыра), өстәвенә, шушы калкулыкларга терәлеп диярлек салынган йортта да яши булып чыкты.

- И-и-и, булмаганны! Ниткән өрәк ди инде, яшьләр шаяргандыр әле, бер генә дә ышанмыйм! - диде ул шартлатып.

Шулай да, үз көйләренә әкрен генә яшәп яткан Карабаш кешеләренә "яңалык" алып килеп, бистәне шаулаткан булып чыкты бу фантомнар.

- Берәр атна чамасы кич саен тау итәгенә утызар машина җыела. Минем дә балалар Бөгелмәдән кайттылар да шунда барырга җыендылар бер кичне. Киленемнең куркуы гына тыйды үзләрен, - дип уртаклашты Розалия апа.

Аларның төбе Карабаштан. Үзе гомер буе ташчы булып эшләп пенсиягә чыккан, ире әле дә булса авыл хуҗалыгы тармагында тир түгә.

Хәзер күпкә кечерәеп шәхси кулларга күчсә дә, элек биредә миллионер яшелчә колхозы булган. Карабаш кәбестәләрен ашамаган төбәк калды микән илебездә?! Менә шул. Колхозның шәп чагында Розалия апаның ире дә Уфа каласына кәбестә тапшырырга киткән. Төнге юл. Арыганлык баса. Уфага җитәрәк юлдашын уятып, үзе ял итеп алырга уйлый бу. Шулчак юлда тәпиләүче кара киемле хатынны абайлап ала. Атлый ди шулай, узган машиналарга күтәрелеп тә карамый икән. Яныннан узып китим дигәндә җәяүле... эреп юкка чыккан.

Розалия апа шулай ук өй иясе белән очрашуын да сөйләп шаккаттырды. Ә үзе юк-барга ышанмаган була тагын!

Өрәкләргә менә дигән урын бу!

Бара торгач, Комсомол урамына килеп тә чыктык. Сулга борылган юл өрәкләр күренгән калкулыкларга илтергә тиеш. Сулда гаражлар ширкәте, уңда абзар ише корылмалар кала. Әнекәем, монда берәрсе чыгып "Һәйт!" дип кычкырып җибәрсә көпә-көндез дә егылып китәрсең! Минем шикләнгәнемне күреп, юлдашым билгеле урынга чаклы озатырга алынды, рәхмәт яугыры. Ярыйсы ук иркен юл безне элеккеге колхоз биләмәләре һәм карабашлылар чүплек иткән тирәлек аша мәгърур да, искиткеч матур да, серле дә тау итәкләренә алып китте.

Карап торышка гап-гади тау итәге. Нефть качалкалары эшли тора, биектә антенналар урнаштырылган. Мондый техникалы җирдә я берәр тимер яктылыкны сындырган, я монтаж инде бу дип җиңел сулап куйган гына идем, тынлыкны ярып җир астыннан сәер җанвар тавышы яңгырамасынмы! Юлдашым йөземне күреп булса кирәк көлеп үк җибәрде:

- Күрмисеңмени, бораулаучылар эшләп маташа, җиргә торба төшерәләр алар.

Хәзер инде чыннан да җиңел суларга була. Өрәк тә, фантом да, чурт та юк монда!

Ә шулай да...

Ә шулай да бу урыннан тизрәк китәсе киде. Розалия апа өенә кереп калгач, бистә буйлап советлар союзы чорыннан калган кибетләргә, картая башлаган өйләргә карап урам буйлап атладым. Кибет янында сөйләшеп торган апа-абыйларны күрүгә шуларга таба юнәлдем. Максатым - өрәкләр турында аларның фикерен белү.

Чордашлар Сәрия апа белән Альберт абый да Розалия апа кебек үк өрәкләргә ышанмавын белдерде. "Әлмәт яшьләре килеп шаярышкан шулай", - диде алар. Альберт абый "Болай алга китеш булмаса, Карабаштан яшьләр китеп, шул карт-коры гына калмагае. Йөрерсең аннары өрәк булып!", - дип өстәп тә куйды.

Әңгәмәдәшләремнән шулай ук Карабаштан төп юл аша икенче бистәгә илткән чатын "Шайтан борылышы" дип аталганын да белдем. Ул урында аварияләр еш булып зыян күрүче яки һәлак булучылар күп булган икән. Димәк, Карабашта аномаль күренешләр юк түгел.

Җирле халыктан сораша торгач, республиканы шаулаткан "өрәк" бик күп еллар элек тау башында үле килеш табылган кыз баланыкы "булуын" да белдем. Әллә шунда үтереп киткәннәр, әллә харап итеп шунда ташлап калдырганнар - бичара кызның туганнары җинаятьченең кем икәнен һаман да булса белми, имеш...

Ни генә булса да, ачык кешеләрдән гайре берни дә очратмадым, берни дә күрмәдем. Әәә, алдыйм икән. Кайтышлый ашханәгә кергән идем, 6 сумлык алма бөккәннәре күреп шаккаттым! Өстәвенә, башка сый-нигъмәтләр дә бик очсыз монда. Минем кебек аптыраучылар да бер мин генә булмадым - төшке ашка кергән бер абзый үз күзләренә үзе ышанмагандай катлы-катлы сорады аларның бәясен. Авыз итеп карагач, үзе белән күпләп алып куана-куана чыгып та китте.

Шуның белән күңелле вә мавыктыргыч сәяхәтем тәмам. Өрәкләрнең барлыгына ышану-ышанмау исә һәркемнең үз эше.

P.S. Материалны тәмам итеп, юрган астына чумарга торганда, тәрәзәмә кемдер чиртте... Әллә өрәкләр Әлмәткә үк килеп җиткәнме дигән уй узды. Булмас ла!

Рәдифә Ногманова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса