Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ышаныч кәгазенең кирәге калмады

Автомобиль белән идарә итүгә хокук бирүче ышаныч язуының гомере кыскартылды. Россия Федерациясенең 1156 нчы карары белән хәзер машина хуҗасыннан тыш транспортта йөргәндә мондый кәгазьнең кирәге калмады.

Шунысы да бар, ышаныч язуыннан тыш Россия чикләрендә генә йөрергә була. Ә менә машинада чит илгә чыгарга уйласагыз, нотариуста теркәлгән ышаныч язуы булу мәҗбүри. Шулай ук ул транспорт белән үз милкең буларак эш иткәндә дә кирәк. Мисал өчен, техник күзәтү узганда, автомобильне теркәгәндә яки теркәү мәгълүматларын үзгәрткәндә.

Шулай итеп, машина йөрү хокукына ия булган һәркем 24 ноябрьдән башлап автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) полисына кертелгән яки полиста кешеләр саны чикләнмәгән очракта туганнарыннан, дусларыннан машинасын сорап тора ала. Машинаның куып алып китмәгәнен раслау өчен аны теркәү турындагы таныклык һәм автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү полисын күрсәтү дә җитә. РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге ЮХИДИның теркәү бүлеге начальнигы Рәис Латыйпов ышаныч язуын гамәлдән чыгару турындагы карарның бик урынлы булуын җиткерде.

- Ул артык кәгазь иде. Дөресен генә әйтәрәк, мондый кәгазьне һәркем тутыра ала иде. Транспорт хуҗасы теләге белән полиста руль артына утырырга мөмкин булган һәркемнең исем-фамилиясе һәм йөртүче таныклыгы номеры язылган. Үзең белән машинаның теркәлүе турында таныклык булса, шул җиткән, - диде ул.

Тагын бер һәркемнең күңеленә хуш килә торган яңалык - элек машинаны сатып алганнан соң , исәптән төшергәндә, төрле сәбәпләр аркасында теркәү мәгълүматларын үзгәртергә туры килгәндә биш тәүлек вакыт бирелә иде. Хәзер ул ун тәүлеккә кадәр озынайтылды.


Ирина Апачаева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250