Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Җырлап яшиләр

Быел Әлмәт муниципаль районында беренче тапкыр авыл ветеран оешмалары арасында үзешчән сәнгать буенча смотр-бәйге оештырылды. Ике ай дәвамында ветераннарның биш кустында барган концертлар уңышлы гына тәмамланды. Өлкән яшьтәге артистлар 3 майда драмтеатр бинасында гала-концертка җыелды.

Аларны Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов сәламләде. Мәҗит Хаҗипович сугыш һәм хезмәт ветераннарының, залда утырганнарның хәтерендә сугыш елларын яңартты, бу дәһшәтле елларда фронтта да, тылда да батырлык, тырышлык күрсәтүчеләрнең сафы кими баруын ассызыклады. Ветеран оешмалары арасында мондый бәйге оештырылганы өчен рәхмәтен җиткерде, коллективларга уңышлар теләде.

Гала-концерт 35 концерт номерыннан торды. Чыгышларны бер-берсеннән аеру һич мөмкин түгел. Барысы да югары осталыкта башкарылды. Түбән Мактама хоры ике телдә дә җырлады. Колшәрипнең "Морат" инструменталь ансамбле, Габдрахманның "Сәрбиназ", Нәдер авылының ир-атлар, Сөләйнең "Ахирәтләр", Васильевканың "Талир тәңкә", Чуваш Сиренькиносының "Нарспи", Кичүнең "Рябинушка", Колшәрипнең "Тургай" хатын-кызлар, Яңа Кәшернең һәм Урман Кәләенең гармунчылар, "Илтәнем", "Асамат" ансамбльләре һәм башкалар, шулай ук аерым чыгыш ясаучылар да залда утыручыларны әсир итте.

Әлмәт өлкәннәренең таланты киңкырлы. Берәүләр күңелләргә үтеп керерлек итеп җырласа, икенчеләре өздереп бииләр. Гармунда гына түгел, саксофонда да, кубызда да уйный алар. Байтак кына коллективның республика күләмендә дә чыгыш ясап, мәртәбәле үрләр яулаганын, лауреат, халык ансамбле исеменә лаек булуларын да искәртеп үтәсе килә.

Әлмәт районында күпмилләтле халык яши. Бу чыгышларда да чагылды. Татар, рус җыр-биюләре белән беррәттән мордва, чуваш һәм башка милләтләрнеке дә яңгырады. Сәхнә костюмнарының да матур, зәвыклы булуы игътибарны җәлеп итте.

Концерт азагында район башлыгы смотр-бәйгедә җиңү яулаучыларга дипломнар, акчалата призлар тапшырды. Нәшат катнашканнар да кызыксындыру бүләгенә ия булды. Җиңүчеләргә килгәндә, I урын Түбән Мактама һәм Кәләй авыл җирлекләренең ветераннар оешмасына бирелде. Габдрахман һәм Рус Акташы ветераннары икенче урынга лаек булды. Өченче урында - Яшьләр бистәсе, Сөләй, Колшәрип авыл җирлекләре.

И.Апачаева.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250