Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Җырчы тормышыннан кызык хәлләр

"Соңгы арада минем белән кызыклы хәлләр очрап тора, - дип сөйли Фирдүс Тямаев.

- Беркөн таныш түгел номер шалтырата. Трубканы алдым. "Алло, Айдар, исәнме! Син өйдәме", - ди. "Бу Айдар түгел иде әле, Фирдүс Тямаев", - дип әйттем.

"Кит әле?! Булмас! Ышанмыйм! Әйдәгез танышыйк, сезнең белән сөйләшәсе килә", - дип башлады һәм бер дә таныш түгел кеше белән әңгәмә кордым. Инстаграмда, "В контакте" челтәрендә дә мин "утырганга" ышанмыйлар. Берәрсенә лайк куйсам, яисә "Рәхмәт" дип язсам, "Да ну, ышанмыйм, Фирдүс түгел", - диләр. "Бирегез номерыгызны, хәзер ватсаптан фотомны җибәрәм", - дип язам. Шуңа никтер исләре китә инде. Мин дә шул ук кеше бит инде: шул ук икмәкне ашыйм, шул ук суны эчәм, шул ук һаваны сулыйм...
Әле күптән түгел гастрольләрдән кайтып киләбез. Юл буена "14"ле машинасы төшеп киткән. Берсе дә туктамый. Туктап, ярдәм итәргә булдык. Мин машина этәм, ә юл астына төшкән кызлар мине фотога төшерә. Проблемалары бар икәнен бөтенләй оныттылар, икәүләп мине фотога төшерәләр. Ә бит гел генә фотога төшәсе килеп тормый. Кәеф юк чак та була. Сүз дә юк, кеше арасына чыккач ерык авыз белән йөрергә тиешсез. Әмма аннан гына фотога төшү теләге тумый.

Тагын да бер кызыклы хәл. Башкортстанның "Юлдаш" радиосында бер ханым "Аллар күрдем - алмадым"ны җырлады да, бу татар халык җыры диде. Исем-акылым китте. Әгәр дә миңа, авторга шалтыратып, рөхсәт алган булса, мин аны кире кагар идеммени? Җыр бирмичә, саранланып утырганым юк. Сораса, минем дә күңел булыр иде, авторны хөрмәт итәләр икән, дияр идем. Юк, ул татар халык җыры түгел! Сәхнәдән мин аны: "Җыры - татарча, биюе - башкортча, мишәр җырлый", - дип әйтәм", - ди Фирдүс Тямаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса