Әлмәт таңнары

Җырчы Алсу авылы ничек яши, әти-әнисе, үзе турында авылдашлары сөйли [+фотолар]

Кемдер «Уяндык» дип иртәнге иң беренче хәрәкәте турында әйтә, ә менә кайберәүләрнең паспортында «Туган җире» графасына шулай язылган.

Илеш районында бөтен Башкортстанга, күрше-тирә төбәкләргә танылган Уяндык авылы бар. Текә яр башында, куе урман ышыгында урнашкан ул. Уяндык Европаның Альп таулары итәгендә урнашкан гүзәл авылларны хәтерләтә. Биредә туып-үскән шәхес бөтен Русиягә билгеле, ул - бизнесмен һәм сәясәтче Рәлиф Рәфил улы Сафин.

Авыл бүген

Бүгенге көндә авылда барлыгы 200гә якын кеше яши, шуларның 75е - балалар. Һәр уяндыклы эш урыны белән тәэмин ителгән: хатын-кызлар «Ал Роза» кунакханә комплексында эшли, ә ир-атларның күбесе - авылга якын урнашкан «Лукойл» базасында, ә кемдер Себер якларына вахта ысулы белән йөри. Укучылар аз булу сәбәпле, мәктәп юк, аларны автобус көн дә асфальт юлдан күрше Андреевка авылына укырга йөртә. Балалар бакчасы да әлегә юк. Әмма 40 урынлы балалар бакчасы төзү планга кертелгән.

Авылның тормышы хакында Уяндыкка килен булып төшкән һәм «Ал Роза» комплексында администратор булып эшләүче Гүзәл Хаҗиева белән сөйләштек. Уяндыкта ул 13 ел яши. Шәһәр кызы, Уяндык егетенә кияүгә чыкканда, авылның киләчәге болай булыр дип һич кенә дә күз алдына китерә алмый. Ул вакытта авылга ялга кайткан Рәлиф Сафин да яшьләрне туйлары белән котларга килгән булган. Теләкләрен юллаганда, кияү белән кәләшне: «Бар да яхшы булачак!» - дип ышандыра. Сүзләре буш вәгъдә генә булып калмый.

- Рәлиф абыйга «Ал Роза» өчен аеруча рәхмәтлемен. Эшемне шулкадәр яратам, аңардан да яхшыракны беркайда да таба алмасмын төсле, - ди Гүзәл. Әйткәндәй, Уяндыкта туып-үскән яшьләрнең берсе дә шәһәргә китми, авылда кала. Элек анда бер генә урам булса, хәзер яшь гаиләләр салган йортлардан яңа урам калкып чыккан. Авыл зурая.

- Рәлиф Сафинның хәстәрлеге белән авыл танымаслык булып үзгәрде. Тәүдә асфальт юл түшәлде, һәр йортка - су, газ үткәрде. Күп кенә авылдашларына яңа йорт салдырды. Күрше Андреевканы да онытмады: мәктәп, чиркәү төзетте, хастаханәдә төзекләндерү эшләрен башкарды. Авылда да ремонт даими эшләнеп тора: быел җәй йорт һәм коймаларны буяу чыгымнарын да Рәлиф Сафин үз өстенә алды. Ремонт эшләре һәр ихатада берьюлы башкарылгач, авыл матурайганнан-матурая! Гадәттә, бай кешенең тормышына кызыгыпмы, аны тикшерергә, «чәйнәргә» яраталар. Әмма безнең авылда Рәлиф абый һәм аның гаиләсе турында начар сүз ишеткәнем булмады. Чөнки һәр гаиләгә ул нәрсә белән булса да ярдәм итә: кемнеңдер матди проблемаларын хәл итәргә, кемнеңдер баласын укырга урнаштырырга кирәк, кемгәдер эш кирәк - ул берсен дә кире какмаячак. Авыл халкы аңа бары тик рәхмәтен генә укый, - ди Гүзәл.

Хәзерге вакытта авылда Сафиннардан Разия Исхак кызы (Алсуның әнисе) гына яши. Дөресрәге, елга берничә кайтып, ике-өч ай яшәп китә. Менә, тиздән, декабрьдә кайтырга тиеш. Ул «Ал Роза» белән җитәкчелек итә, авылны төзекләндерү белән шөгыльләнә. Уяндыкны нык ярата, диләр. «Ал Роза»ны төзетү дә нәкъ аның инициативасы була. Бакча эшләренә битараф түгел. Кайтса, бер дә тик утырмый икән. Хатын-кызлар клубын да оештырган. Авыл хатыннары шунда эч пошыргыч проблемалары белән уртаклаша, ә Разия ханым ничек тә аларны чишү юлын эзли, ди.

«Ал Роза» комплексы

«Ал Роза» - ул, беренче чиратта, авыл халкына эш урыны булсын өчен төзелгән комплекс. Чөнки бу кадәр зур проект төзелешенең чыгымнарын каплау өчен бик күп еллар кирәк. Анда кунакханә, ресторан, спа-үзәк урнашкан. Биредә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 15 мең сумнан башлана. Бик теләп эшлиләр һәм, Гүзәл кебек, һәркайсы да үз эшенә гашыйк. «Ал Роза»да кунакта булганнар минем белән килешер. Берничә елдан соң кабат кунакка килгәч тә, алар синең исемеңне һәм кайдан икәнеңне хәтерлиләр. Шаккатмалы.

Кар яткач, тау чаңгысында шуу трассасы эшли башлый. Уяндык халкы өчен атнасына бер тапкыр хезмәтләр бушлай күрсәтелә. Күрше авылларда укучы балалар өчен дә тау чаңгысында түләүсез шуу мөмкинлеге бар. Өлкән яшьтәге уяндыклылар «Ал Роза»дагы тоз шахтасына йөрергә ярата. Иммунитет төшкән чорда әлеге процедурага йөрү аеруча файдалы икәнен авылда һәркайсы белә.

- Күптән түгел Өлкәннәр көненә кунакханә ресторанында зур бәйрәм оештырылды. Әби-бабайлар анда бик теләп катнашты. Ел саен Яңа ел маскарады да уздырыла. Артистлар, алып баручылар, мул табыннар, кызыклы программа - авыл халкына зур бүләк. Балалар өчен Сабантуй, Карга боткалары да уза. Бер бәйрәм дә читтә калмый һәм аның барлык чыгымнарын Сафиннар үз өстенә ала, - ди Гүзәл.

Сабантуй

Уяндыкта уза торган зур Сабантуй турында да сөйләп китәргә кирәктер. Баштагы елларны анда 15-20 мең кеше килгән булса, соңгы Сабантуй 50 меңнән артык кешене сыйдырды.

Халык монда, беренче чиратта, концерт карарга дип килә. Татар һәм башкорт эстрадасының билгеле шәхесләреннән тыш, монда Русия эстрадасының популяр җырчылары да килә. Бер елны Олег Газманов та чыгыш ясаган иде. Ул хәтта берничә көн алдан килеп, саф һава сулап ял иткән. Биредә аңа бик ошаганын ул сәхнәдән берничә тапкыр кабатлаган иде. «Иванушки International» төркемен, Лев Лещенконы да Уяндык табигате битараф калдырмаган.
Уяндык Сабантуеның «кадагы», әлбәттә, Алсу! Аның чыгышын карарга төрле төбәктә яшәгән фанатлары да килә. Пермь шәһәрендәге фан-клубы аеруча көчле икән. Алар Алсуның Уяндыкка кайтканын көтеп кенә тора, шундук килеп җитәләр.

- Алсу бик гади! Авылны сагынып кайта, урамнарында берүзе йөри. Кем капка төбендә тора - аның белән туктап сөйләшә, хәлләрен белешә. Борын чөеп йөри торган кеше түгел ул. Авыл тормышы аңа аеруча якын. Кечкенә чакта абыйсы белән көтү көткәнен хисләнеп сөйләргә ярата. «Зурлар башкара торган эшне, безгә, кечкенә балаларга ышанып тапшыра иделәр. Без моның белән горурлана идек», - дип сөйли ул. Әтисен яраткан кебек, Алсуны да авылда бик яраталар, аның кунакка кайтуына шатланалар, - ди Гүзәл.

Сүз ахырында

Уяндыкта халык шөкер итеп яши. Алар тормыштан бик канәгать. Миңа калса, монда сыерларга гына бераз уңайсызрак. Күрше авыл сыерлары кебек алар урамда рәхәтләнеп, һәр ачык капкага кереп йөри алмый. Монда «закон»: һәр иртә хуҗа малын юл читеннән генә барып, көтүлеккә кадәр озатып куя, ә кичен барып ала. Кыскасы, көтүче иртә таңнан урамда чыбыркы шартлатып йөрми. Сыерың урамда тәртип бозса, артыннан хуҗасы җыештыра, матурлык өчен утыртылган агач белән куакларны сындырса - җавап бирә.
Уяндыклыларга күпләр көнләшер. Сүз дә юк, матур яшиләр. Рәлиф Сафин кебекләр күбрәк булса, авылларның киләчәге, һичшиксез, якты булыр иде. Шәһәрдә ипотека һәм кредитка батып яшәгән яшьләр дә авылны сайлар иде, анда калыр иде дип.

http://Шәһри Казан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: