Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Җылынырга куелган машина сарайны да юк иткән, үзе дә янып беткән

Синоптиклар атна азагына көннең җылына башлавын фаразласалар да, салкыннар чигенергә уйламый.

Кырыс көннәрдә бәхетсезлек очраклары күп күзәтелә: кемдер өши, мичләрне артык кыздыру нәтиҗәсендә янгыннар чыга, җылыткыч электр приборлары "чыгымсызлый" һәм башкалар. Иртә белән машиналарын кабыза алмаучылар да шактый. Кайберәләр исә тимер атларын алдан ук җылытырга куя. Лениногорск районының Зәй-Каратай авылында яшәүче бер ир-ат та иртә белән машинасын җылытырга куя һәм үзе өенә кереп китә. Машинада кыска ялганыш була һәм аңа ут каба. Бераздан ялкын янәшәдәге сарайга күчә. Ир-ат янгын таралгач кына машинасын эшләтеп калдырганын исенә төшерә. Ләкин автомобиль һәм сарай тулысынча янып бетәләр. Бәхеткә, корылма да, машина да иминиятләнгән булып чыга.

Кичә Әлмәтнең Иске Суркин авылында да бер мунчада янгын чыга. Нәтиҗәдә мунчаның 9 квадрат метр мәйданы - түшәм юк ителә. Янгын мичне артык кыздыру аркасында килеп чыккан. Бәхеткә имгәнүчеләр, һәлак булучылар юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса