Әлмәт таңнары

Җыенда җыелганнардан

Әле ничә еллар элек кенә "киләчәге юк" дигән "мөһер" сугылган Камы-Исмәгыйль авылы бүген районда иң алдынгы авыл җирлекләренең берсе.

Юллар төзелеше булсынмы (2012 елда "Лениногорскнефть" идарәсе ярдәме белән 1,2 км юлга асфальт түшәлгән), депутатлары һәм җитәкче урындагы якташлары булышлыгы белән Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл торгызумы, күпер яңартумы, теш дәвалау кабинеты ачумы, Сабантуй мәйданын төзекләндерүме (узган ел ташландык бер мәйданда яңасын төзи башлаганнар), авыл җирлеге биләмәләренең чисталыгын тәэмин итү булсынмы (апрель аеннан биредә чүп җыюны оештырганнар - атнага бер тапкыр һәр шимбә) - һәр яклап аны үрнәк буларак күрсәтәләр. Узган Сабантуйда санитар-экологик хәл, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча "Иң яхшы авыл җирлеге" бәйгесендә беренче урын өчен ВАЗ-2107 машинасыннан ачкыч алды камы-исмәгыйльлеләр. Бу хакта узган ел нәтиҗәләренә багышланган авыл җыенында район башлыгы Мәҗит Салихов та, авыл җирлеге башлыгы Рауль Дәүләтов та, депутатлары - "Әлмәт җайлау-көйләү идарәсе" ЯАҖ генераль директоры Илшат Вәлиев та ассызыклады. Чыгышлардан аңлашылганча, авылдагы үзгәрешләрнең саллы өлеше шушы "җайлап көйләүчеләр" тырышлыгы булса кирәк (аларның гозерне кире какмасларына авылда шулкадәр күнеккәннәр, хәтта берәү "капка төбендәге баганада яктырткыч янды, кайтып бор әле, дип шалтыраткан).

Камы-Исмәгыйльдә авыл хуҗалыгы да үсештә. "Чагылтау" хуҗалыгын (җитәкчесе Гомәр Нәбиев) бер үрнәк буларак атасалар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар программасы үтәлеше икенче уңышлы мисал буларак ассызыкланды. Җыенда шәхси хуҗалыгында дүрт һәм аннан да күбрәк мал асраучы Заһит Сәетгәрәев һәм Рифгәт Гәзизовларга район башлыгы савым аппараты сертификатларын тапшырды.

Авыл җыены - проблемаларны билгеләү, хәл итү өчен уңайлы форсат. Ләкин Камы-Исмәгыйльдә мәдәният йортына очрашуга килүчеләр аз иде. Моның сәбәбен депутат Илшат Вәлиев ярымшаяртып болай аңлатты: "Өч ел элек клуб халык белән шыгрым иде, узган ел ярты зал килде, быел чиреге дә тулмаган, проблемалары юк күрәсең". Проблемалар бар: су, күпер, фельдшер һәм кибет (соңгысы авыл халкын түгел, әлеге дә баягы шул депутатны борчый булса кирәк, "авылның бер башыннан икенче очына йөрисез, ник әйтмисез" дип нәкъ ул исләренә төшерде. Райпога авыл кибетен быел 8 мартка төзекләндереп җитештерү һәм ачуны район башлыгы йөкләде). Ләкин сүз сөрешләреннән күренгәнчә, проблемаларга авыл халкы үзе сәбәпче. Мисал өчен, су белән тәэмин ителешне алыйк. Ни өчен кайберәүләргә су барып җитми? Сәбәбе гади - чөнки авылның бер очында су хисапсыз җиргә агып ята. Җыенда ясаган хисабында авыл җирлеге башлыгы "эш көнен колонка кранын ябудан башлавын һәм кичен шул ук гамәл белән төгәлләвен" искәртте.

Фельдшер. Авылда медицина белеме булганнар бар икән. Ләкин алар шәһәргә йөреп эшләүне хуп күрә. Ризалык белдерүче булса, депутат монда да "җайлап-көйләп җибәрергә", ягъни дәүләтнекенә өстәп түләргә риза. Булган ул Кама Исмәгыйльдә фельдшер - Рәзилә Газизова. Авылдашларының бер өлеше ризасызлык белдереп, китәргә мәҗбүр иткән. Җыенга килүчеләр арасында исә "төн димәде, таң димәде, чакырган җиргә килде, кайтарыгыз Рәзиләне" диючеләр күп иде. "Мөһәҗир" Рәзилә ни хәл итәр, билгесез. Шунысы мәгълүм, әлегә атнага ике тапкыр күрше авылдан фельдшер килеп йөриячәк. Бу хакта үзәк район хастаханәсе баш табибы Әсгать Мортазин белдерде.

Машина ачкычы алганнар алуын, тик зур тырышлык, чыгымнар белән ирешелгәннәрне сакламый авыл халкы. Болар хакында участок инспекторы ассызыклады. Утырткан агачларны көтүгә куылмаган сарыклар-кәҗәләр эштән чыгарган, Сабантуй мәйданына корылган эскәмияләрне кисеп алып киткәннәр... Мондый тәртипсезлекләр әлегәчә кисәтү белән тәмамланса, моннан соң һәр очрак кисәтүсез "кесәләренә сугачак". Илшат Вәлиев камы-исмәгыйльлеләрне "патриотизм" хисе тәрбияләргә үгетләде. Авыл өчен "килмешәкләр" тырышып йөри, ди ул. Авыл җирлеге башлыгы да, депутат та Башкортостаннан. Миңа калса, бу гайре табигый хәл түгел. Авыл тарихына күз салучылар килешер, мөгаен. 1747 елдан бу якларга Исмәгыйль, Әлмөхәммәт, Нәдерша, Сөләймән атлы дүрт дус кама җәнлеген ауларга ияләнә. Юл йөрүдән арыган аучылар шушы төбәктә калырга ниятли. Исмәгыйль Аделев дигәне Сәвәләй тавыннан чыккан чишмә янына килеп төпләнә. Авылның исемен шул Исмәгыйль карт һәм ул аулаган кама җәнлеге белән бәйле дип фаразлыйлар. Иң кызыгы, ул башкорт якларыннан була. Дуслары да бу якка килеп инешнең югары ягына нигез кора. Түбән ягына Казан татарлары килеп утырган дип фаразлыйлар. "Килмешәкләр"не бирегә "нәсел-ыру каны" тарткан, димәк.

P.S. Быел Камы-Исмәгыйльдә юлларны төзекләндерү, асфальт түшәү дәвам итәчәк. Карлыган Тугай урамындагы күпер яңартылачак. Сабантуй мәйданында балалар мәйданчыгын, мәктәп түбәсен, авыл мәдәният йортын төзекләндерү һәм башкалар планлаштырыла.

Ләйләгөл Минаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: